
Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, педколлективка эшләү һәм балаларга белем алу љчен кулай, заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт буенча старт алган милли программалар быел да темпларын киметми.
Урмай урта мәктәбендә 2018 елда капиталь ремонтының беренче этабы гамәлгә ашырылды. Башкарылган эшләр кысаларында агач тәрәзәләрне пластикка алыштыру, электр белән тәэмин итү һәм яктырту модернизацияләнде, светодиод яктырткычлар куелды. Коридорларда иске агач идәннәр урынына плитка җәелде. Моннан тыш, мәктәпнең фасады да яңартылды. Беренче этаптагы ремонт эшләренә 16,6 млн. сум акча тотылган.
2019 елныћ 1 июнендә капиталь ремонтның икенче этабы башланды. Быел инде җылыту системасы алыштырылды, вентиляция системасы өлешчә яңартылды (азык-төлек блогында). Классларларда идән катламы алыштырыла: җылыткыч катламы җәелеп, агач идән урынына линолеум түшәлә. Шулай ук эвакуация чыгу юлларын ремонтлау, баскычлардагы перил коймаларны яңарту планга кергән. Капиталь ремонтка, икенче этап кысаларында, конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча экономияләүне исәпкә алып, 7,8 млн сум юнәлдерелгән.
Эшне 15 августка тапшырырга планга кертелгән.
Һәрбер көн исәптә һәм эш темпларын киметергә һич тә ярамый. Билгеле, капиталь ремонт эшләре төзүчеләр өчен генә түгел, мәктәп коллективы өчен дә авыр һәм мәшәкатьле эш. Аның каравы, яңа уку елын өр-яңа мәктәптә башлаячаклар.