Вторник, 16 апреля

Яңа уку елы өр-яңа мәктәптә башланачак

Яңа уку елы  өр-яңа мәктәптә башланачак

Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, педколлективка эшләү һәм балаларга белем алу љчен кулай, заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.  Мәга­риф уч­реж­де­ни­е­ләре­ндә ка­пи­таль ре­монт бу­ен­ча старт ал­ган милли прог­рам­малар бы­ел да тем­п­ла­рын ки­мет­ми. 

Урмай урта мәктәбендә 2018 елда капиталь ремонтының беренче этабы гамәлгә ашырылды. Башкарылган эшләр кысаларында агач тәрәзәләрне пластикка алыштыру, электр белән тәэмин итү һәм яктырту модернизацияләнде, светодиод яктырткычлар куелды. Коридорларда иске агач идәннәр урынына плитка җәелде. Моннан тыш, мәктәпнең фасады да яңартылды. Беренче этаптагы ремонт эшләренә 16,6 млн. сум акча тотылган.

2019 елныћ 1 июнендә капиталь ремонтның икенче этабы башланды. Быел инде җылыту системасы алыштырылды, вентиляция системасы өлешчә яңартылды (азык-төлек блогында). Классларларда идән катламы алыштырыла: җылыткыч катламы җәелеп, агач идән урынына линолеум түшәлә. Шулай ук эвакуация чыгу юлларын ремонтлау, баскычлардагы перил коймаларны яңарту планга кергән. Капиталь ремонтка, икенче этап кысаларында, конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча экономияләүне исәпкә алып, 7,8 млн сум юнәлдерелгән.

 Эшне 15 августка тапшырырга планга кертелгән.

Һәр­бер көн исәп­тә һәм эш тем­п­ла­рын ки­ме­тер­гә һич тә яра­мый. Бил­ге­ле, ка­пи­таль ре­монт эш­ләре төзүче­ләр өчен ге­нә түгел, мәк­тәп кол­лек­ти­вы өчен дә авыр һәм мәшәкать­ле эш. Аның ка­ра­вы, яңа уку елын өр-яңа мәк­тәп­тә баш­ла­я­чак­лар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *