«Эзтабар» отряды ветераннарга хөрмәт күрсәтә

«Эзтабар» отряды ветераннарга хөрмәт күрсәтә

Жиңү көне – ветераннарыбыз өчен иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Батыр районы Татар Согыты урта мәктәбенең «Эзтабар» отряды активистлары Сура чиген төзүдә катнашкан Алия Кәрим кызы Феизованы бәйрәм белән котладылар. Феизова Алия Кәрим кызы 1923 елда Батыр районы Татар Согыты авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туа. 18 яшендә Алия Кәрим кызын Алатырга Сура чиген төзүгә чакыралар. Кыз белән бергә аның әнисе Әнҗамал Закир кызын да алалар.

Бик авыр һәм салкын була ул еллар, һава температурасы 40 градустан да түбән төшә. Әмма алар түзәләр. Бер фатирда тугыз авылдашы белән яши ул. Алия апа аларның барысының да исемнәрен исендә тота.

Идәндә йоклыйлар, кием-салым һәм азык та бик аз була.

Сура чиген төзү эшендә эшләгәннән соң Шөмерле урманнарында эшләр башлана. Яшь кызлар билгә кадәр карга батып агачлар кисәләр. Тәҗрибәсезлектән күп кызлар агач астына калып үлә.

Сугыштан соң Алия Феизова колхозда эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен төрле бүләкләргә ия була ул.  Укучылар Алия апага саулыклы гомер теләделәр.

Сугыш ветераннары буыны әзәя бара. Безгә сугыш һәм тыл геройлары турында якты истәлекләрне саклап калырга, аларның батырлыгына лаеклы булырга тырышырга гына кала. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *