Воскресенье, 19 мая

Сугыш вакытында эш дип яшәгәннәр

Сугыш вакытында эш дип яшәгәннәр

Батыр районы Озын Куак  урта мәктәбе музеенда сакланган «Бөек Ватан сугышы елларында минем авылдашларым» альбомыннан алынган өзекләр.

Сугыш томанында калган яшь чаклары турында мәктәп укучыларына хәтергә төшереп нәрсә калдырганнар алар?

«Мин, Салихова Минибиян, 1923нче елның беренче декабрендә, ярлы гаиләдә туганмын.

Сугыш елларында бәрәңгене сука белән утырттык, чыгардык. Орлык җитми күрше авыллардан арба белән тартып кайта торган идек. Көз җиткәч, урак белән урдык, чылбыр белән суктык. Кыш көне кырда көрәкләр белән кар тоттык. Кышын окоп казырга да бардык. Күрмәгән нужа  калмады инде. Кияргә киеме генә дә юк иде бит. Сугыш елларында авылда ике колхоз, мин «Алга»  колхозында төрле эштә эшләдем: игенен дә урдым, үлчәп тә тордым, складта (кладовщик), бригадир да булдым. Атлар белән Канашка, Ибрәскә авыл ирләрен сугышка да озата идек. Ул чакта халык авырлыкларга бирешмәде, бик тырышып эшләде…»

«Мин, Тимербулатова (Фәйзуллова) Зөбәрҗәт, 1925нче елның апрелендә Озын Куак авылында тудым. Бөек Ватан сугышы безгә дә бик күп авырлык, кайгы-хәсрәт китерде. Ирләр сугышка китте, миңа 16 яшь, күпчелек эш безнең өстә калды. Ашарга юк, аш пешерергә тоз да юк, аны алыр өчен Канашка җәяү бара торган идек. Бер стакан тоз 5 тәңкәгә төшә иде. Ул елларда берничә колхозга бер трактор эшкә чыга иде. Эшләргә ир-атлар җитешми, плугар булып җиде ай эшләдем. Аннан соң тракторист булып биш ай эшләдем. Күрше Ишәк, Татмыш, Төрән авыл басуларында да эшләргә туры килде. Шулай ук авылдашлар белән Алатырь  ягына окоп казырга да бардык. Җир туң, эш авыр, иртәдән алып кичкә кадәр эшли идек. Мин өч ай окоп казыган җирдә эшләдем….»

 «Мин, Мухтярова (Хисамутдинова) Сәйриҗиан Фәрәхетдин кызы, 1928нче елның 17 июлендә Озын Куак авылында тудым. Гаиләдә биш бала: Хәлиулла, Сәйриҗиан, Рахимулла, Гөлҗиан, Минзада. Балалар күп, иле белән тормыш авыр булганлыктан, бездә дә бик авыр хәл иде. Әтәй, саулыксыз булуына карамастан, колхозда эшләде. Гаиләдә эшләр олы абыем белән әнәй өстендә иде. Тормыш авыр булса да, мин биш класс укыдым. Беренче укытучым Апанаева Рәхимә апа, директор Салеев Сафа абый иде. Шулай яшәп ятканда безнең гаиләне Финләндиягә җибәрделәр, 1941нче елны сугыш башлангач, сугыш астына калдык. Төрле-төрле вагоннарга төялеп туган авылга кайтып төштек. Әтәйнең хәле авырайганнан-авырая барды, абыйны сугышка алып киттеләр. Торма өстенә тоз дигәндәй, тормышыбыз тагын да начарланды. Яшен, картын колхоз эшләрендә, окоп казырга, урман кисәргә алып-алып китә торган иделәр. Елга буйларыннан алабута җыеп ашка салабыз, уып җәймә пешерәбез. Ябыгып беткән сыерларны җигеп, төнлә утынга барабыз. Абыем Хәлиулла сугышта хәбәрсез югалды. Халык шушы авырлыкларга карамастан, көчле рухлы иде..»

 «Мин, Фәизова Минҗамал, 1902нче елда Озын Куак авылында туганмын. Авылдашыма тормышка чыктым. 1941нче елда сугыш башланды, егетләр,  ирләр сугышка киттеләр. Бөтен авырлык картлар, хатын-кыз җилкәсенә төште. Кеше белән беррәттән барсын да эшләдем. Өч айга  окоп казырга бардым, өч ел рәттән Кира урманын кисәргә йөрдем. Ирем сугышка киткәндә, биш бала белән калдым, олысына унике яшь. Кечерәкләрен, мәдәккә утыртып, үзем белән алып йөрдем. Таңнан төнгә кадәр эшли идек. Мин «Алга» колхозында көч куйдым. Түздек, тырыштык…»

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *