Сура чигендә хатын-кыз батырлыгы

Сура чигендә  хатын-кыз батырлыгы

Авылдашларыбыз да шул вакыйгалардан читтә калмады. Безнең авылдан яшь кызлар һәм малайлар катнашты. Аларга повесткалар тапшырдылар, Алатырь һәм Порецкийга җибәрделәр. Беренчеләрдән булып өч дус: Камалетдинова (Хайрутдинова) Зәйнәп Камалетдин кызы (1925 елгы), Зиннетуллина (Сулейманова) Сейри Зиннәтулла кызы (1925 елгы) һәм Шәрифзянова Зәйнәп Шәрифҗан кызы (1925-1944 елгы) китте.

Гареева (Шайдуллина) Мерзия Шәйдулла кызы (1913-1991). Көчле, беркайчан да эштән курыкмый. Сугыш елларында кырда, бригадада эшли. Иренең үлеме турындагы хәбәр яшь хатын-кызны сындырмый. Балалары булмый. Җәяү йөреп, хатын-кызлар белән Порецкий районына урман кисәргә йөри, анда нинди һава шартларына карамастан, паровозларга ягулык өчен утын әзерләү эшендә катнаша. Оборона корылмаларында эшли: траншеялар, окоплар казый.

Авыр хезмәт һәм түзеп булмаслык шартлар яшь кызларның сәламәтлегенә зыян сала: Зиннәтуллина Әминә Зиннәтулла кызы, Сафиуллина Мәзейнә Сафиулла кызы, Гимальтдинова Сербиҗиан Гимальтдин кызы, кайтканнан соң, вафат булалар.

Шайдуллин Минатулла Шәйдулла улы (1915-1943), Шайдуллина Рахимә Мөхәммәтгали кызы (1916-2013). 1941 елның салкын көзендә ирле хатынлы Сурадан ерак түгел Порецк районында окоп казыйлар. Минатулла Шәйдулла улы хатынын җилләрдән сакларга тырыша. Алар ул вакытта икенче бала көтәләр. Әмма ул фронтка китә, кызын күрү насыйп булмый. 1943 елда фронтта һәлак була һәм Смоленск янында җирләнә.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *