Рухи-әхлакый тәрбия

Рухи-әхлакый тәрбия

Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбендә Сура һәм Казан оборона чикләрен төзүгә багышланган ачык дәрес үтте. 

Сыйныф сәгате барышында 3 сыйныф җитәкчесе Л.Р Хисамутдинова Сура оборона чигендә Чувашия һәм Шыгырдан халкының патриотизмы, тарихи батырлыгы, турында сөйләде. Чара буыннарның тарихи дәвамчылыгын саклау, Россиянең тарихи үткәненә һәм хәзергесенә хөрмәт белән карау, шәхеснең рухи-әхлакый һәм патриотик сыйфатларын формалаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар бу батырлыкка багышланган шигырьләр өйрәнделәр, видеофильмнар карадылар, төзелештә катнашкан ветеран-авылдашларының истәлекләре турында хәбәр әзерләделәр.

Сыйныф сәгатенә әзерлек барышында балалар рәсемнәр әзерләделәр, тыл ветераннарының батырлыгына багышланган класста почмак ясалды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *