Авыл өчен җан атып яши

Авыл өчен җан атып яши

Минегали улы Сәидзада Гимаев 1934 елның 21 августында Комсомол районы Чичкан авылында ишле гаиләдә туа.

Мәктәпне тәмамлаган яшь егетне язмыш Кыргызстанның Фрунзе шәһәрендәге очучылар хәрби училищесына алып китә. Авыл малае уңышлы гына имтиханнарны тапшыра һәм очучы һөнәрен үзләштерә башлый. Бу вакытта хәрби училищеда СССРның төрле төбәкләреннән һәч чит илләрдән килгән яшьләр бик күп була.

Яшь егет белемне үзләштерә, бар авырлыкларга да чыдый. Училищены тәмамлап Сәедзада туган авылы Чичканга кайтып, гомерлек яры, яраткан Факиясе белән тормыш корып җибәрәләр. Мәсәлим кызы Факия дә тумышы белән Чичкан авылыннан. Факияне алып Сәедзада Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә урнашкан хәрби частькә килеп, очучы-истребитель булып хезмәт итә башлый. Монда аларның беренче шатлыклары – кызлары Рената дөньяга килә. Хәрбиләр бер урында гына яшәмиләр, аларны язмыш төрле якларга ташлый. Аларның гаилә чемоданнары гел җыелган була. Менә шулай алар – Пермь якларында, Красновешерск шәһәрендә. Монда инде икенче кызлары Динара туа. Аннан уллары Дамир туа.

Шул елларны Сәедзада абыйның тормыш иптәше Факия апа Пермь дәүләт институтын тәмамлый һәм рус теле һәм әдәбияты белгечлеген ала.

Шуннан соң хәрби гаиләне язмыш Ханты Манси округының Инта шәһәрендәге частькә алып килә. Сәедзада абый хезмәтен яхшы алып бара. Монда инде Факия апа укытучы булып түгел, ә механик булып эшли башлый. Шуңа күрә балаларны карау икесенең җилкәсенә дә тигез төшә. Монда инде дүртенче балалары Наҗия туа.

Гимаевларны яңадан юл көтә. Күченеп Төмән өлкәсендәге Комсомольское поселогында хезмәтен дәвам итәләр. Аннан Челябинскига килеп хәрби хезмәтен подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый.

Олыгая барган саен туган як үзенә тарта. Шуңа инде Гимаевлар гаиләләре белән Чабаксарга кайтып урнашалар. Монда инде отставкадагы подполковник промтрактор заводында җитәкче буларак, ә Факия апа тәрбияче булып эшли. Туган нигез үзенә тарта башлый. Һәм 1990 елда Гимаевлар туган авыллары – Чичканга кайталар. Чабаксарда яшәгән вакытта Сәедзада абый белән Факия апа гарәп алфавитып өйрәнә башлыйлар, авылда бергәләп мәдрәсәгә укырга йөриләр.

Бу вакытта Сәедзада абый дин, мәдәният, гореф-гадәтләр сорауларына битараф булып кала алмый. Тулаем шул эшкә керешә. 1998-2002 елларда Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый. 1996 елда аны мөәзин итеп куялар. Факия апа абыстай вазифасын башкара башлый. 2003 елда имамнар съездында Чувашия Республикасы Казые һәм Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары итеп сайлана.

Сәедзада хәзрәт бүгенгесе көндә республикабызда танылган шәхес. Авыл өчен, бигрәк тә мөселманнар өчен байтак уңышлы эшләр эшләде. Чичкан авылында Бөек Ватан сугышында үлүчеләр, политик репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды. Һәйкәл элеккеге мәчет урынына, авыл мәхәлләсе тарафыннан ясалды. Бу һәйкәл Сәедзада хәзрәт Гимаев, отставкадагы подполковник тырышлыгы белән ясалды дисәк тә ялгыш булмас. Ул туган авылы өчен янып-көеп йөрүче, туган авылы тарихын яшь буынга истәлек итеп калдыру өчен күп көч түкте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *