Понедельник, 29 апреля

Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәрәм мөселманнар!

Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәрәм мөселманнар!

Әссәләмү гәләйкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!

Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәте һәм аңа табигъ булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне чын күңелдән Корбан Гаете бәйрәме белән котлыйбыз!

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге олугъ бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар. Корбан гарәпчәдән «якынаю»,  «якын булу» дип тәрҗемә ителә.

Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсүтергү чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрүк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгаммәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырган изге гыйбадәтләрнең берсе.  Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Корбан чалу — малы, мөмкинлеге, хәле булганнарга изге эш, ваҗиб гамәлдер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә: «Адәм баласына  Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас», — дигән.

Үдхия корбаны (ягъни, шушы Корбан гаете көннәрендә чалынган корбан), тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим (г.с.)нең гореф-гадңтен дәвам итеп, әҗере Сират күпереннүн үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен чалына.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *