Воскресенье, 28 апреля

Корбан – мөселманнарның изге бәйрәме

Корбан – мөселманнарның изге бәйрәме

Аллаһы Тәгалә өйләребезгә нур иңдереп: Ислам нуры, бәрәкәт, муллык, иман-байлыгы биреп, җаннарыбызга тынычлык китереп, саулык тәүфыйк, байлык белән , кайгы-хәсрәт күрмичә, куйган максатларыбыз хәерле булып яшәргә насыйп булс а иде.  Менә быел да мөселман халыкыбызның иң олы бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме җитеп килә. Быел Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Бу бәйрәмне без иртәгә гает дигән көндә, кичен Аллаһы ризалыгын өмет итеп, мәчетләрдә зикер әйтеп үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә разый булсын.

Аннан якыннарыбызның рухын шатландырыйк- дип, зиратларга барып дога кылалар. Корбан чалу вакыты . Ул өч көн дәвам итә. Корбан — «Аллаһыга якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиешбез. Әлеге олуг бәйрәмдә Аллаһыга нәрсә белән якын булабыз соң? Пәйгамбәребез бу хакта үзенең хәдисендә болай ди: «Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһы ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһы шул кешенең гөнаһларын ярлыкар». Әлеге бәйрәмдә, иң беренче чиратта, корбан чалганнарның бүләге белән җәмгыятебез тарафыннан кимсетелгәннәр, кыерсытылганнар куандырыла. Шуңа да корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә бүләргә тиеш. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте нәкъ шундый. Корбан чалуның төп мәгънәсе — мохтаҗларны, ятимнәрне, фәкыйрьләрне сөендерү. Ягъни елга бер булса да кешечә ашасыннар, сөенсеннәр, куансыннар өчен. Әлеге сыйфат, ягъни киң күңеллелек, юмартлык, үзең җитешлектә, муллыкта яшәп тә, башкаларны кайгырта белү һәрбер мөселман өчен дә хас булырга тиеш. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату, үзең теләгәнне башкаларга да теләү — Ислам диненең әмере шундый. Һәр мөэмин-мөселман шушы хәдис-шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алса, динебез дә үсәр, җәмгыятебез дә ныгыр, киләчәккә өмет белән карый алырбыз. Димәк, әлеге хәдис-шәриф әмере белән яшәү — инсанның үзе өчен дә, җәмгыятебез өчен дә, динебез өчен дә иң кулае, иң хәерлесе. Шундый җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе югары, аның егәре нык, кешеләр иманлы булыр. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кулыннан һәм теленнән башкалар бернинди дә зарар күрмәгән кеше — чын мөселман ул», — ди. Икенче бер хәдисендә Ул тагы: «Үзе өчен сөйгәнне башка мөселман кардәшләре өчен дә сөймәгәннәрегезнең иманы камил булмас».

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *