Аллаһы — бер, динебез — төрле  

24 апрель Һиҗри календарь буенча Рамазан ае башлана.  Бу көннәрдә бөтен мөселман дөньясы, ай календаре буенча изге Рамазан аен каршы алачак. Рамазан аенда бљтен дљнья мөселманнары да ураза тота. Мөселманнарның уразасы христиан динендәге посттан аерыла. Пост тотканда, христианнар хайван чыганаклы ризыкларны ашауны чикли.

Ислам динендә исә мөселманнар таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр һәртөрле ризыктан, эчемлектән  тыелып торырга тиеш. Ураза тоту изге Рамазан аенда 30 (29) көн дәвам итә. Рамазан ае мөселман календарендә үзенчәлекле ай булып санала. Бу ай турында Изге Коръәндә болай дип язылган: «Рамазан ае – бик шәриф ай, ул айда Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кылучы  Коръән иңдерелде. Рамазан ае – Коръән иңдерелгән ай. Нәкъ менә шушы айда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Коръәни-Кәримнең беренче аятьләре белән таныша. Әлеге айда ул Аллаһы Тәгаләнең беренче сүзләрен ишетә. Күп гасырлар дәверендә мөселманнар Рамазан аенда ураза тотып килүләр.

Пасха яки Христосның  яңадан терелүе — борынгы христианнар бәйрәме, гыйбадәт кылу елының  төп бәйрәме. Иисус Христос терелүе хөрмәтенә куелган.

Барлык пасхаль традицияләр диярлек гыйбадәттә барлыкка килә. Хәтта пасхаль бәйрәмнәрнең колачы да олы посттан соң — барлык бәйрәмнәр, шул исәптән гаилә бәйрәмнәренә  күчкәндә, тыелып тору вакыты белән бәйле.

Әлеге дини бәйрәм чисталык, сафлык, яктылык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Риваятьләр буенча, Иисусның тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз калыккан. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.  

Ураза аендагы барлык сынаулар да кешегә  үзендә ике төрле теләк — ихтыярны (дәртне) тыярга ярдәм итә: кешене хайван дәрәҗәсенә кадәр төшерүче ризыкка комсызлык, чаманы белмәүне һәм  һәртөрле омтылыш-шәһвәтне. Димәк, ураза кешенең  ихтыярын тәрбияләргә чакыра. Кеше үзенең  теләк-омтылышларының  колы булырга түгел, ә аларны үзенә буйсындырырга тиеш. Икенче яктан караганда, ураза тоту мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең хәленә керергә ярдәм итә. Ай дәвамында ачлык һәм сусау хисе кичергәндә, әлбәттә, ураза тотучыга гел шундый шартларда яшәүчеләрнең хәле аңлашыла. Шуңа күрә  Рамазан ахырында фитыр сәдакасы бирелү дә  очраклылык түгел. Әлеге сәдака мохтаҗлар тамакларын туйдырсын, табигый ихтыяҗларын үти алсын өчен бирелә. Нәкъ менә шушы айда хәйриячелек, якыннарыбызга мәхәббәт һәм теләктәшлек фикере үткәрелә. Рамазан аенда мөселманнар шулай ук үзенчәлекле намаз – тәравих намазын укыйлар. Әлеге намаз бөтен дөньядагы мәчетләрдә тантаналы рәвештә укыла.

Рамазан ае, һәрвакыттагыча, саваплы эшләр, якыннарыбыз турында кайгырту, күрше-тирәдә яшәүчеләргә мәхәббәт һәм теләктәшлек ае булсын иде, дигән теләктә калабыз.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *