Ислам динебезнең изге бәйрәмнәре һәм кичәләре мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Ислам дине ак һәм пакъ буларак Аллаһы Тәгалә тарафыннан яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә иңдерелгән ахыргы дин. Бөек Раббыбыз тарафыннан бу динне иңдерүнең  максатлары күп. Әмма да иң мөһим булган дүрт максатын аңлап һәм төгәл белеп яшәсәк без чын мөселман булырбыз.

 

— Беренчесе  –  кешеләрнең дөнья яшәешләрен бер системага, тәртипкә салу өчен;

—   Икенчесе – кешеләрнең бу дөньяга килүләренең  максаты һәм мәгънәсе хакында хәбәр итү өчен;

Өченчесе – башкаларга карата булган изге вазифалары хакында белгертү өчен;

— Дүртенчесе  – үзенең Яралтучысына гыйбәдәт  кылу, аның белән элемтәгә керү тәртибен җиткерү өчен;

Күрәбез – Аллаһы Тәгаләнең бу олуг «юлламасы» һәркайсыбызга аңлаешлы, үтемле һәм гади. Без беләбез, Исламның 5 нигезе бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең бер мөбәрәк  хәдисендә болай диде: «Ислам дине 5 нәрсәгә нигезләнде:

Беренчесе: «Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбәдәт кылырга яраклы илаһ юк һәм Мөхәммәд Аллаһы Тәгаләнең хак илчесе» — дип шаһәдәт китерә.

Икенчесе – биш вакыт намаз уку.

Өченчесе зәкят бирү.

Дүртенчесе – Мәккә Мөкәррәмәгә барып Хаҗ гыйбәдәтен  башкару.

Бишенчесе – изге Рамазан аенда ураза тоту;

 Ислам динебезгә, аның  хөкемнәренә  иман китергән һәм алар буенча гамәл кылган һәр мөселман дөньяда да, Ахирәттә дә  даими тынычлыкта, рәхәтлектә һәм иминлектә гомер кичерәчәк диелә шәригатебез кануннарында.

 Мөхтәрәм җәмәгать! Ислам динебезнең  мөбәрәк булган изге кичәләре һәм  бәйрәмнәре күп. Ел барышында мөселманнар Ураза бәйрәме белән Корбан бәйрәменнән гайри янәдән унлаган изге кичәләрне һәм көннәрне билгеләп  үтәләр. Бигрәк тә Рәҗәб, Шәгьбән, Рамазан айларында изге кичәләр зурлап уздырыла. Пәйгамбәребез(с.г.в.) Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә торган булган: «Безнең өчен бу Рәҗәб һәм Шәгьбән айларын бәрәкәтле ит һәм безне Рамазанга якынлаштыр».

Һәр Рәҗәб аеның  башында һәм соңгы көннәрендә ике күркәм кичәләр бар.

Беренчесе – Рәгаиб кичәсе, икенчесе Мигъраҗ кичәсе. Рәҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе, гарәпләрдә Рәгаиб сүзе. «Рәгибә» сүзенең күплек саны, ягьни «зур кыйммәткә ия булган – теләнгән әйбер, кыйммәтле бүләк, нигъмәт, сый»  дигән мәгънәләргә ия. Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәд с.г.в.нең  әтисе Габдуллаһ белән әнисе Әминә өйләнешкән көн; Рәҗәб аеның  беренче төнендә Вәҗаб кызы Әминә балага узган, һәм бу бала – Пәйгамбәребез с.г.в – барча пәйгамбәрләрнең солтаны. Шушы кичәдә укыла торган 12 – рәкәгатьтән торган намаз да үз илчесенең йөрәгенә нур иңдергән Аллаһы Тәгаләгә шљкерана кылу максатыннан башкарыладыр.

Миграҗ кичәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в) гә Аллаһыдан өч бүләк бирелде:

1) Биш вакыт намаз фарыз кылынды;

2) «Бәкара» сүрәсенең ахырына ике аять өстәлде (285-286 – аятьләр);

3) Пәйгамбәребезгә кыямәт көнендә  өммәтен яклау хокукы бирелде.

Шулай ук Шәгъбан   аеның 15нче кичәсе – Бәрәат кичәсе, Рамазан аеның 21нче көне фәтхе Мәккә көне дә изгеләрдән санала. Рамазан аеның  соңгы ун көне арасында иң изге кичәләрнең  берсе Кадер кичәседер. Ул төгәл билгеләнмәгән. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйткән: «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез».

— 24 апрель — Уразаның беренче көне, 23 май  — Уразаның соңгы көне, 23 апрель — беренче Тәрәвих намаз, 24  май — Ураза бәйрәм. 

—  Аллаһы Тәгалә безгә изге Рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде. Иман иясе булган  һәр мөселман әлеге айның  бәрәкәтеннән файдаланып, үзенә бөек максатлар куеп иң яхшы сыйфатларны булдыру өчен тырыша. Гасырларда сыналган – Ураза фарызы мљселманнарга шәфкать һәм мәрхәмәтлек тойгыларын уята, сабырлык белән нәфесен тоткынга куярга булыша.

Газиз Мөселман кардәшләр, исламга омтылучы милләттәшләр! Айларның мөбәрәк солтаны – мөкәтдәс Рамазан аен тәкъвалык һәм сабырлык белән көтеп алыйк, динебезнең  фарыз гамәлләрен төгәл үтәп иманыбызны ныгытыйк!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *