Кызыл Йолдыз орденына лаек була

Кызыл Йолдыз  орденына лаек була

Шәйхутдин улы Сингатулла Айзатуллов Комсомол районы Татар Ивашкино авылында туа. 18 яшь тулгач, яшь егетне армия сафларына хезмәт итәргә алалар.

Аның хезмәте икенче танк армиясенең 35 механизированный бригаданың инженерно-минной ротасында башлана. Командирлар һәм дуслары алдында яшь солдат үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Тиздән ВЛКСМ әгъзасы бүлек командиры итеп куела һәм кече сержант исемен ала.  1945 елның 25 гыйнварында Оборотник районында безнең гаскәрләребез һөҗүм иткән вакытта, Айзатуллов биш солдатны үтерә. Бу вакыйга танкларны киртә аша алып чыккан вакытта була. Менә шул батырлык белән танкларны Нетце елгасы аша алып чыгалар. Әлеге батырлыгы өчен 1945 елның 7 феврале боерыгы нигезендә Айзатуллов Сингатулланы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.

Бүләкләү кәгазе белән танышыйк:

«1945 елның 25 апрелендә Мальхово районы тирәсендә тирә-якны өйрәнү вакытында  безнең взвод немец автоматчылары белән очраша. Командир Айзатуллов югалып калмый, ул һәрбер солдатны үз урынына бастыра һәм кызу сугыш башлый. Нәтиҗәдә, фашистларны тар-мар итәләр. 1945 елның 28 апрелендә Берлин шәһәре янында Айзатуллов беренчеләрдән булып баррикадага барып җитә һәм граната ташлый. Шулай итеп безнең бүлекләргә юл ачыла. Әлеге батырлыгы өчен Айзатулловны Ленин ордены белән бүләкләргә дигән карар чыга». 1945 елның 5 маенда Латыпов боерыгында шулай язылган була. Ләкин безнең якташыбыз 1945 елның 21 маендагы боерыгы буенча икенче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамланганнан соң Айзатуллов Сингатулла туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

1997 елда вафат була.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *