Батыр якташларыбыз

Батыр якташларыбыз

 1943 елның  8 ноябрендә  ССРБ Югары Шура Президиумы  Дан ордены турында Боерык игълан итте. Аның 3 дәрәҗәсе бар. Бу орден Кызыл Армия составының рядовойларга һәм сержантларга, һәм авиациядә  кече лейтенантларга да зур шәхси батырлыклар өчен бирелә.

Дан орденының өч дәрәҗәсе була, югары I дәрәҗәсе — алтыннан, II һәм III — көмештән (икенче дәрәҗәсенең үзәк медальоны алтыннаткан була).

Комсомол районыннан Дан ордены белән бүләкләнүчеләр:

1.Урмай авылыннан Усманов Фәйзрахман Сабирфасан улы, ул өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән.

  1. Ахметзянов Зинәт – Урмай авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены, сугышта казанышлары өчен медале белән бүләкләнгән.
  2. Хамидуллин Сафиулла – Тукай авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән, 1985 елда үлә.
  3. Гайнуллов Сәнәт Халиуллович – Чичкан авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән, 1997 елда үлә.
  4. Сафиуллин Шәрипҗан Камальтдин улы — Тукай авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән.
  5. Сахров Әкрәм Нәҗметдин улы, бәлки Урмай авылында туган, өченче дәрәҗәсе Дан ордены белән бүләкләнгән.
  6. Зинатуллин Минатулла Зинатулла улы, бәлки Чичкан авылында туган, Кызыл Йолдыз һәм өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  7. Ямалиев Гаяз Ямали улы – Урмай авылында туган, Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены, Бөек Ватан сугышының беренче дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән.
  8. Галимзянов Зиннәт, бәлки Урмай авылында туган булган, “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  9. Чумаров Гарәф Алим улы – бәлки Кайнлык авылында туган булган, Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  10. Алеев Бәдертдин Гайнутдин улы – Урмай авылында туган, “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  11. Гинатуллин Набит – бәлки Тукай авылында туган, “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  12. Ахметов Идиатулла Мөхәммәтҗан улы – Кайнлык авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышының өченче дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән.
  13. Садртдинов Мирзәк Садртдин улы – Урмай авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены, икенче дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышының беренче дәрәҗә ордены, “Батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.
  14. Ахметзянов Нигмәтҗан Ахметҗан улы – Урмай авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  15. Фаткуллин Зиатдин Садртдин улы – Чичкан авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
  16. Юнусов Латыйф Юнус улы – Чичкан авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *