
1943 елның 8 ноябрендә ССРБ Югары Шура Президиумы Дан ордены турында Боерык игълан итте. Аның 3 дәрәҗәсе бар. Бу орден Кызыл Армия составының рядовойларга һәм сержантларга, һәм авиациядә кече лейтенантларга да зур шәхси батырлыклар өчен бирелә.
Дан орденының өч дәрәҗәсе була, югары I дәрәҗәсе — алтыннан, II һәм III — көмештән (икенче дәрәҗәсенең үзәк медальоны алтыннаткан була).
Комсомол районыннан Дан ордены белән бүләкләнүчеләр:
1.Урмай авылыннан Усманов Фәйзрахман Сабирфасан улы, ул өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Ахметзянов Зинәт – Урмай авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены, сугышта казанышлары өчен медале белән бүләкләнгән.
- Хамидуллин Сафиулла – Тукай авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән, 1985 елда үлә.
- Гайнуллов Сәнәт Халиуллович – Чичкан авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән, 1997 елда үлә.
- Сафиуллин Шәрипҗан Камальтдин улы — Тукай авылында туган, өченче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Сахров Әкрәм Нәҗметдин улы, бәлки Урмай авылында туган, өченче дәрәҗәсе Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Зинатуллин Минатулла Зинатулла улы, бәлки Чичкан авылында туган, Кызыл Йолдыз һәм өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Ямалиев Гаяз Ямали улы – Урмай авылында туган, Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены, Бөек Ватан сугышының беренче дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән.
- Галимзянов Зиннәт, бәлки Урмай авылында туган булган, “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Чумаров Гарәф Алим улы – бәлки Кайнлык авылында туган булган, Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Алеев Бәдертдин Гайнутдин улы – Урмай авылында туган, “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Гинатуллин Набит – бәлки Тукай авылында туган, “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Ахметов Идиатулла Мөхәммәтҗан улы – Кайнлык авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышының өченче дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән.
- Садртдинов Мирзәк Садртдин улы – Урмай авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены, икенче дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышының беренче дәрәҗә ордены, “Батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.
- Ахметзянов Нигмәтҗан Ахметҗан улы – Урмай авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Фаткуллин Зиатдин Садртдин улы – Чичкан авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
- Юнусов Латыйф Юнус улы – Чичкан авылында туган, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.