Пятница, 26 апреля

Сугыш кырын ташлап китмәде

Сугыш кырын ташлап китмәде

Гаяз Ямалиевның өч бертуганы сугыш кырында вафат була. Зиннәт Мәскәүдә, Мингали – Курск өлкәсендә, Минәтулла Мәскәү өлкәсендә яралана һәм 1942 елда өенә кайткач  вафат була.

1943 елның апрель аенда, Гаязга 18 яшь тулгач, ул туган Илен якларга армия сафларына баса. Вурнар районында,  алты ай дәвамында пулемет батальонындагы хәрби фәнгә төшенә ул. 1943 елның октябрь аенда аны Сума шәһәре бүлегенә җибәрәләр. Биредә аны 1 нче гвардия танк армиясенең 27 нче гвардия укчылар бригадасы 2 нче батальонына билгелиләр һәм пулемет исәп-хисабы командиры итеп билгелиләр. Аның белән бер ротада Чичкан авылыннан Халим Усманов, Тукай авылыннан Зает Ямалетдинов, ә күрше батальонда авылдашлары Ильясов Минегали һәм Абдрахманов Зиннәт белән хезмәт итә. 1943 елның   24 декабрендә Киев районыннан беренче Украина фронты һөҗүм итә. Г.Ямалиев хезмәт иткән батальон Белая Церковь янында хәрби сакта тора.  Әмма тиздән аны дошманның Курсунь-Шевченков группировкасын тар-мар  итәргә җибәрәләр.  Вакыйга үзәгендә Гаяз Ямалиев һәм Халим Усманов була. Кызу сугыш көн дә төн дә дәвам итә. Ямалиев аягына яралана. Пулемет зыян ала. Безнең кыю якташыбыз зирәклеген күрсәтә – немецларның карабиннарын ала һәм сугышуын дәвам итә.

Патроннар бетә, Гаяз үзләренең дусларын эзли башлый, тик төнлә адаша. Авыл аша үткән вакытта, беренче очраган йортка керә. Мич өстендә ике власовчыларны (сугыш вакытында фашистлар Германиясе ягында эшләгән советларга каршы хәрбиләр) күреп ала.  Гаяз Ямалиев аларны тоткынга ала һәм полк командирына  әйтә.

Сугышның бишенче көне дәвам итә. Яраланган аяк үзе турында оныттырмый. Аягы шешә, Гаяз Ямалиев үзенең ротасын эзли башлый.

Ватылган немец танкларның берсендә Гаяз фашист полкының  байрагын таба, аны ул старшинага бирә. Кыюлык һәм зирәклеге өчен батыр пулеметчы бүләкләнә.  1944 елның 1 июнендә Гаяз Ямалиевны III дәрәҗәле Дан Ордены белән бүләклиләр.

Алга таба Ямалиевның юллары Львов, Каменец-Подольский, Тернополь аша үтә, Вислага, Сандомир шәһәренә кадәр җитә. Сандомир плацдармында Гаяз Ямалиев үзен кыю, тәвәккәл сугышчы итеп күрсәтә. Разведкада булган вакытта ул фашистлар җыелган урынны таба һәм командирга әйтә. Ә үзе 10 кеше отделениесе белән дошман тылына керә һәм йөздән артык фашистны кулга ала. Бу батырлыгы өчен Гаяз Ямалиев  Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Гаяз Ямалиев Варшава, Данциг (Гданьск) һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Югары командование рәхмәтенә ирешә һәм «За освобождение Варшавы» дигән медаль белән бүләкләнә.

1945 елның апрель аенда, инде Одер елгасы артында сул як ботына яралана. 20 апрельдан алып 11 майга кадәр 2734нче номерлы госпитальда ята. Госпитальдән чыккач 1948нче елның май аена кадәр үз хәрби бүлегендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң туган авылына кайта. Колхозда эшли. Өйләнә, тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.  Гаяз Ямалиев 1998нче елның декабрь аенда үлә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *