Туганнарының игътибарын тоеп яшәргә язсын

2019 елның 24 сентябрендә Батыр районы Шыгырдан авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сәгъдәтбану Минигали кызы Азмуковага 90 яшь тулды.

 Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов, район Хакимияте башлыгы урынбасары – төзелеш, җәмәгать инфраструктурасын үстерү бүлеге начальнигы Равил Ямалетдинов һәм Чувашия Хезмәт, халыкны социаль яклау һәм социаль яклау министрлыгының «социаль ярдәм күрсәтү үзәге»  бњлеге начальнигы Наталья Никитина Сәгъдәтбану Минигали кызын юбилее белән котладылар.

Рәсми кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Батыр районы хакимияте башлыгы Рудольф Селивановның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Сәгъдәтбану Минигали кызы Шыгырдан авылында туып-үскән, ул авылдашы Алимҗан Шәфигулла улына кияүгә чыккан. Алар гомере буе туган колхозында хезмәт куя. 6 бала: 3 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге вакытта Сәгъдәтбану Минигали кызы улы Рәфис һәм килене Фәния гаиләсе белән яши.

Сәгъдәтбану Минигали кызының 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар, алар әбиләрен ярата. Юбилярның зур тату гаиләсе бњген аны шушы истәлекле көн белән котларга җыелды.

Тагын бер кат Сәгъдәтбану Минигали кызы 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, озын гомер, туганнарының мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәвен телибез.

Авыр сугыш елларында илебезне саклаган ветераннарыбызның батырлыгын мәңге онытмаслык.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *