Четверг, 25 апреля

Тормыш сынауларыннан сынмаган, сыгылмаган

Сентябрь азагында Шыгырдан авылында яшәүче, Бљек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Нурулла Вәлиулла улы Резяпов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олы юбилее Нурулла Резяповны Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов, район Хакимияте башлыгы урынбасары – иҗтимагый инфраструктура үсеше, төзелеш бүлеге җитәкчесе Равил Ямалетдинов һәм Чувашия хезмәт, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Никитина, туган-тумачалар котладылар.

Нурулла Вәлиулла улы Шыгырдан авылында туып үскән. Гаиләдә ул олы бала була. Гаиләдә шулай ук Нурулла абыйның ике энесе һәм бер сеңелесе үсә.

14 яшендә Нурулла Фабрика-завод укучылыгы мәктәбендә укый башлый. Бөек Ватан сугышы башланганда аны Амур өлкәсенә 18 кавалерия дивизиясе сафларына хезмәт итәргә алалар. Ул Япония белән сугышта катнаша.

Өйгә 1947 елда кайта.

Сугыштан соң яшь һәм матур егет  авыл кызы Сәрия (Миңсәрә) Сиразетдин кызына өйләнә. Алар матур итеп гаилә коралар.

 Резяповлар бүгенге көндә Чувашиядә, Ульяновск өлкәсендә, Татарстан Республикасында яшәүче ун бала тәрбияләп үстергәннәр.

Нурулла абый балта остасы да, гади колхозчы да, туган колхозында склад мөдире дә, озак еллар, пенсиягә чыккач та (68 яшьтә пенсиягә чыккан), 20 елдан артык авылда урнашкан туберкулез хастаханәсендә завхоз булып хезмәт куя.

Сәрия апа гомере буе шушы ук хастаханәдә санитарка булып эшли.

Сария апа белән Нурулла абый бергә 51 ел гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, 21 ел элек Сария апа якты дөньяны калдырып китә.

Бөтен зур гаилә — 80нән артык кеше, шул исәптән балалары, 23 оныгы, 24 оныкчыгы — истәлекле көндә яраткан әтиләрен, бабасын котларга җыелдылар. Балалар, оныклар кадерле кешеләренә матур бәйрәм әзерләгәннәр.

Рәсми кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Батыр район администрациясе башлыгы Рудольф Селивановның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук, Чувашия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Батыр районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы, район хатын-кызлар советы рәисе Наталия Никитина да котлау сүзләрен җиткерде.

Нурулла Вәлиулла улының Жуков медале, «Хезмәт ветераны», медале юбилейлы Мактау грамоталары да байтак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *