Пятница, 26 апреля

Истәлекле өчпочмаклы хатлар

Истәлекле өчпочмаклы хатлар

Бөек Ватан сугышы елларында  язылган хатлар. Яшьлек хатирәләрен ул шулай искә ала, чөнки ул кайчандыр иренең яраткан хатыны, бердәнбер улының кайгыртучан әнисе булган бит. Ул калтыраган карт куллары белән шушы таныш юлларны укый. Һәм акрын гына җыерчыклы бит буйлап  өчпочмаклы хатларга карап ана күз яшьләре агыла… тиздән алар белән очрашыр дип өметләнеп, җиде дистә ел буе аларны күз яшьләре белән юа.

2015 елның 19 гыйнварында Комсомол районы Тукай авылында яшәүче 89 яшьлек Хабибуллин Рахимулла Хабибулла улы вафат булды. Ул Тукай авылында Бљек Ватан сугышының соңгы ветераны.

Авылдан Бөек Ватан сугышыннан 85 кеше үз гаиләләренә әйләнеп кайта алмаган. Балалар ятим, хатыннар — тол, әниләр — улсыз калган… ләкин яу кырында язылган өчпочмаклы хатлар саклана.…

Тагын сугыш кырларыннан туган җирләренә кире әйләнеп кайтучы кешеләрнең истәлекләре кала.

Тукай авылында алар 87 кеше иде.

Ахметсафиннар гаиләсендә сугыш кырында язылган 100 дән артык хат саклана. Әлеге хатларны Ахметсафин Гадельҗан Ахметсафин улы сугыш кырында язган.

 Мәктәпне тәмамлагач, 17 яшьлек Гадельҗан 1942 елда фронтка китә. Аның әнисе Минзәйнәп улын Канаш станциясеннән Мәскәү ягына озата. Улы белән саубуллашуның бу соңгы минутларын әнисе  гомер буе хәтерендә саклаячак.

Улы сугыштан кире әйләнеп кайтмый. Днестр. Ул  Польшага кадәр барып җиткән. 1945 елның 14 гыйнварында өлкән сержант Ахметсафин Гадельҗан Ахметсафин улының гомере өзелә.

Аның хатлары арасында командир, майор Грушанинның хаты да саклана.

 «Кадерле Зәйнәп!

Яраткан улыгыз, фронт иптәшем Ахметсафин Гадельҗан Ахмәт улы Ватаныбызның бәйсезлеге, даны өчен немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырларча һәлак булды.

Сугышчылар һәм офицерлар дошманны тулысынча юк иткәнчегә кадәр үч алырга ант иттеләр. Гаделҗан Әхмәт улы турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Гаделҗан Әхмәт улы бөтен көчен, сәләтен һәм гомерен халык, Ватан өчен бирде.

Без дошманнан үч алырбыз, дип сезне ышандырабыз».

Ә безнең буын үз гомерләрен Ватан өчен бирә алыр идеме? Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Бүгенге көнгә кадәр һәлак булган сугышчыларның күмелгән урыннарын эзләү дәвам итә.

Чыннан да, алга таба да, Бөек Ватан сугышы еллары тарихка кереп кала. Сугыш турында күп сөйләнелә, әмма иң ышанычлы документлар, хатирәләр белән беррәттән, фронт хатлары да бар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *