Гинетуллина Хәерлебәнәт Шәйдулла кызы истәлеге: «1941 елның май көнендә без, 10 яшьлекләр, чокырлардан кычыткан җыйдык. Бер мизгелдә бөтен күкне кара болыт белән томалап, авыл өстендә җилфердәп үтте:
— И-и-и-И-и!
Без, нык куркып, авылга йөгердек. Барысы да, кечкенәсе-олысы мәчет янына җыелды.
Сугыш башланган көнне дә без янә басуда идек. Безнең янга йөгергән малайны күреп, без аның янына йөгердек.
«Сугыш! Сугыш башланды!» — дигәнне ишеттек. Янәдән елыйбыз.…
Күктә пәйда булган кара полоса авылыбызны тулысынча каплады.
Безнең нәселдән генә дә 5 кеше сугышта улде (4 бертуган Гыйльмановлар — Зартдин, Гималетдин, Хәертдин, Гельметдин, Гыймалетдин улы Киаметдин шулай ук батырларча һәлак булды)».