Вторник, 16 апреля

Сугыш чоры балалары

1941 елныћ 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узды. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган! Шушы фоторәсемдә дә тол хатын һәм ятим балалар тасвирланган.

Махмутова Мөхлисә Абдерәхим кызы Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибаново авылында туган. Педагогик техникум тәмамлаганнан соң, аны Шымыршы районы Өч Балтай авылына эшләргә җибәрәләр. Шунда ул  Махмутов Минзаһит Мәүлет улы белән таныша һәм алар гаилә коралар.  Бер-бер артлы 3 уллары туа. Тулы гаилә бәхете белән яшәгәндә генә, ил өстенә кара кайгы килә. Мөхлисә әби ирен фронтка озата.

1945нче елда Минзаһит бабай исән-имин Шыгырданга әйләнеп кайта. Җиң сызганып эшкә керешә. Мәктәптә физкультура һәм хәрби эш дәресләре алып бара. Ләкин сугышта алган яра үзе турында оныттырмый: Минзаһит бабай кинәт авырып китә һәм 1948нче елда вафат була.

Мөхлисә әби 3 ир бала белән тол кала. Олысына ун, икенчесенә сигез, ә кечесенә ике яшь кенә була. Тормышның авыр йөген үзе генә тартса да, балаларына югары белем бирергә тырыша. Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар дигән өмет белән яши ул. Икешәр смен эшләргә туры килә аңа. Тормыш авырлыкларын җиңеп, улларына белем бирү өчен көчен кызганмый. Уллары аның өметләрен аклыйлар: өчесе дә табиб булалар. Махмутов Рауф, Равил һәм Вилсор гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кешеләр.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *