Бер фото тарихы

Әлеге фоторәсемдә Махмутов Минзаһит Мәүлет улы сурәтләнгән. Ул сулдан беренче баскан. 1942нче елда госпитальдә төшкән фоторәсем.

Минзаһит Махмутов 1932нче елда Батыр педагoгия техникумына укырга керә. 1935нче елда аны уңышлы гына тәмамлый һәм Шымыршы районы Өч Балтай авылына эшләргә җибәрелә. Колхоз яшьләр мәктәбендә тарих фәнен һәм хәрби эш дәресләрен алып бара, директор вазифасын да башкара.  Минзаһит бабай өлкән лейтенант исемендә хезмәт итә. Тула шәһәре янындагы сугышларның берсендә яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен 1942нче елда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. Госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан сугыш кырына юнәлә.

1945нче елда исән-имин Шыгырданга әйләнеп кайта ул. Җиң сызганып эшкә керешә. Мәктәптә физкультура һәм хәрби эш дәресләре алып бара. Көчле спортчы да була ул. 1946нчы елда «За победу над Германией в ВОВ 1941-1945гг» медале белән бүләкләнә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *