Ватан алдында изге бурычларын үтиләр

Һәр елның маенда без илебезнең иң олы бәйрәмен – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугышының зәхмәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмаганга күрә, бу истәлекле көн дәүләтебез тарихында иң түрдәге урынны алып тора. Әлеге канкойгыч еллар 27 миллион солдатның гомерен өзә, һәм аларның шактые мөселманнардан була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга.

Эзәрлекләргә, репрессияләргә карамастан, совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар.  Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә күренмәгән ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!

Чувашия мөселманнары да Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышның беренче көннәреннән үк үзләренең патриотизмын күрсәтә.  Сугыш елларында мөселман халкы динне ничек алып барган, дингә нинди мөнәсәбәтләре булуы турында сорауларыбызны Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбулловка бирдек.

—     Мансур хәзрәт, сугышчы-мөселман сугышта батырларча көрәште. Сугыш елларында халыкның дингә карата мөнәсәбәте нинди булган?  Шуның турында берничә сүз әйтеп үтегез әле.

—     Чувашия мөселманнары гомере буе дингә ышанып яшәде. Бөек Ватан сугышы вакытында мөселманнар, башка диндәге халыклар кебек үк, Бөек Җиңү хакына зур йөк салганнар.  Бөек Ватан сугышы СССРда дини тормышның җанлануына  ярдәм итә.  Атеистик пропаганда сизелерлек йомшара. Нацистлар берничә дистә ел дәвамында Советлар Союзында үткәрелгән дингә каршы көрәшнең «җимешләрен» кулланырга ниятләсә дә, совет мөселманнары сугышның беренче көннәреннән үк үзләренең патриотизмын күрсәтте.

—     Тылда хезмәт итүчеләрнең дингә карашы нинди? Сугыш елларында мәчетләр эшләгәнме?

—  Сугыш елларында Советлар Союзы мөселман оешмалары патриотик позицияне яуладылар. Алар фронтка, танк колонналары һәм авиаэскадриялиләр төзүгә акча җыюны оештыручылар булдылар. Газета битләре һәм радио эфирларында мљселман халкына мөрәҗәгать итеп тапшырулар оештырдылар, монда гражданлык һәм дини бурычларын үтәргә чакырды.

Авыл муллалары – эвакуацияләнүчеләргә ярдәм, ә мәчетләргә мохтаҗ гражданнар өчен матди ярдәм җыю урынына әйләнә. Шуңа да карамастан, мөселманнар элеккечә үк дини гореф-гадәтләрне башкаруын дәвам иттерү, балаларга исем кушканда, мәрхүмнәрне җирләгәндә дә дини йолалар үтиләр.

— Дини бәйрәмнәр үткәрелгәнме?

— Әлбәттә,  хәлләреннән килгәнчә дини бәйрәмнәрне үткәрергә тырышканнар. Хәтта Корбан бәйрәмендә корбан чалу кагыйдәләре дә яңадан каралган: муллалар Корбан гаете көннәрендә корбан чалу мөмкинлеге булмаганлыктан, корбан чалу корбаннарының бәясен мохтаҗларга сәдака рәвешендә тарата ала, дип игълан иткәннәр. Кайбер муллалар, сугыш чорының гадәттән тыш хәлләрен исәпкә алып, хәтта корбан чалу урынына мал бирергә, корбан чалырга яки фронтовик гаиләсенә аның бәясен бирергә рөхсәт итәләр.

Кырык бишнең кояшлы маен искә төшергән саен без моннан 74 ел элек яулап алынган тынычлыкның саклап калыначагына, безнең илебезнең сугыш мәйданына әверелмәячәгенә ихлас күңелдән ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә, безнең үзебезнең җаныбызда йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәһшәте ерак үткәндә калсын иде! Ә безгә бу үткәнебезне онытырга, аның кабатлануына юл куярга һич тә ярамый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *