Геройларны истә тотыйк

Геройларны  истә тотыйк

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Еллар њтњ белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы очен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

Соңгы солдат табылгач кына сугыш тәмамланган дип Әйтеп була.  Солдатларны күбесе  сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды. Һәм бњгенгесе көндә алар турында бернинди дә хәбәр юк.

70 елдан артык вакыт үтсә дә архивларда ирекле кулланышта булмаган документлар белән танышып була. Шушы документлар белән кулланып без якташларыбыз язмышы турында белә алабыз.

Урмай авылында туып үскән, хәзерге вакытта Канаш шәһәрендә яшәүче, туган ягын өйрәнүче Басыров Сәнәтулла яши. Ул архив документлардан Урмай авылы тарихын өйрәнә, аның кешеләре турында мәгълүмат туплый. Тора-бара ул Урмай авылы турында китап чыгарырга планлаштыра. Аның  соравы буенча мин Бәдертдин Хамдеев язмышы турында эзләнүләр алып бардым.

Бәдертдин Хамдеев Урмай авылында 1910 елда туа.  Аны сугышка алалар. Өйдә хатыны һәм ике улы кала. «Озакламый кайтам» — дип әйтеп китә ул. Ләкин 1942 елның март аеннан тормыш  иптәшеннән бер хәбәр дә килми.  Бәдертдин Хамдеевның улы Имаметдин, ул хәзерге вакытта Казанда яши, әтисе язмышы турында сорап, тљрле инстанцияләргә хатлар яза. Ләкин бер генә җавап килә: «Билгесез югалган». Тикшерү эшләре алып барганнан соң мин Ленинград өлкәсе губернаторына хат юлладым. Аннан хәбәр килде: «Хамдеев Бәдертдин Ленинград фронты кызылармияче. Ул 23 армия 142 стрелковый дивизиясенең 461нче стрелковый полкында хезмәт итә. 1943 елның архив документларында аның җирләнгән урыны турында язма бар. Хәзерге вакытта ул Ленинград өлкәсе Невский пятачок дип исемләнгән комплексның 22нче туганнар каберлегенә күчереп күмелгән.

Бәдертдин Хамдеевның улын әтисе җирләнгән урынга чакыралар.

Җир йөзендә сугышлар гына булмасын иде, тынычлыкта яшәүләргә ни җитә. 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *