Вторник, 16 апреля

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен,  үлгәннәрнең каберен бел!

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Боек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш дүрт ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бњген дә узен сиздереп тора. Гомер буе авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә.  Махмутов Равил абый — сугыш чоры баласы. Аның гаиләсендә сакланган фотосурәт ић кадерле истәлекләрнех берсе. Чөнки анда аның әтисе Махмутов Минзаһит Мәүлет улы сурәтләнгән.

Махмутов Минзаһит Мәүлет улы Шыгырдан авылында 1916нчы елда туган. 1932нче елда Батыр педагoгия техникумына укырга керә. 1935нче елда  аны уңышлы гына тәмамлый һәм Шымыршы районы Өч Балтай авылына эшләргә җибәрелә. Колхоз яшьләр мәктәбендә тарих фәнен һәм хәрби эш дәресләрен алып бара, директор вазифасын да башкара.

Шул ук мәктәпкә, педагогика училищесын тәмамлап, Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибаново авылыннан Мөхлиә Абдрахим кызы да эшкә килә.

Яшьләр бер-берсен ошаталар һәм гаилә корып җибәрәләр. 1938нче елда алар Шыгырдан авылының җидееллык мәктәбендә эшли башлыйлар. Минзаһит бабай тарих һәм хәрби эш дәресләре алып бара. Ә Мөхлисә әби башлангыч сыйныф укытучысы була. Бер-бер артлы 3 уллары туа. Тулы гаилә бәхете белән яшәгәндә генә, ил өстенә кара кайгы килә.

1941нче елның 22нче июнь таңы Советлар Союзына сугыш алып килә. Минзаһит бабай да шул елны сугышка алына. Мөхлисә әби 3 бала белән ирен фронтка озатып кала. Күпме йокысыз төннәр үткәргәнен, күпме күз яше түгелгәнен ул үзе генә белгәндер. Җитмәсә, бер баласы вафат була. Ничек кенә авыр булса да, түзәргә кирәк. Чөнки сугыш авырлыгы бөтен ил халкы җилкәсенә төшә.

Минзаһит бабай өлкән лейтенант исемендә хезмәт итә. Тула шәһәре янындагы сугышларның берсендә яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен 1942нче елда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. Госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан сугыш кырына юнәлә.

Мөхлисә әбине һәм балаларын шатландырырга язган була Минзаџит бабайга. 1945нче елда исән-имин Шыгырданга әйләнеп кайта ул Җиң сызганып эшкә керешә. Мәктәптә физкультура һәм хәрби эш дәресләре алып бара. Көчле спортчы да була ул. 1946нчы елда “За победу над Германией в ВОВ 1941-1945гг” медале белән бүләкләнә. Тыныч тормышка ямь өстәп, ир балалары туа. Ләкин сугышта алган яра үзе турында оныттырмый: аяз күктә яшен суккан кебек, Минзаһит бабай кинәт авырып китә һәм 1948нче елда вафат була.

Мөхлисә әби 31 яшендә тол кала. Кинәт килгән хәсрәттән дљнья караңгылангандай була.  Ләкин ничек кенә булса да, үзендә көч табарга кирәк. Кулында 3 ир бала бар. Олысына ун, икенчесенә сигез, ә кечесенә ике яшь кенә була. Сугыштан соңгы авыр елларда ай-һай җиңел булмагандыр аңа… “Минзаџитым кайта дисәләр, әллә нәрсәләр дә бирер идем”, — дип әйтә торган була ул.

Сугыштан соңгы елларны искә алганда, Равил абыйның күзенә яшь тула. “Тормыш авыр иде. Бер киемне алмаш-тилмәш кия идек. Андый тормышны балаларыбызга да, оныкларыбызга да күрергә язмасын!” – дип искә ала ул.

Мөхлисә әби 1980нче елга кадәр мәктәптә эшли. 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул улы Равил гаиләсе белән яшәгән. Оныкларын тәрбияләүдә ярдәм иткән. Аларның яраткан әбисе булган. Бер оныгының укытучы булуы, бђлки, Мөхлисә әбинең тәрбиясе нәтиҗәседер. Мөхлисә апа  1990нчы елда  вафат була.

Бүгенге көн яшьләре Махмутов Минзаһџит бабай һәм Мөхлисә әби турында белмиләр. Олы яшьтәге кешеләр аларны җылы сүзләр белән искә алалар. 

Мөхлисә әбигә балаларын яныннан җибәрү авыр булгандыр. Лђкин ул балалары тормышта үз юлларын сайласыннар дип теләгән. Башлап олы улы Рауф Казанга юл ала һәм Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. 2 елдан соћ икенче улы Равил да шул ук уку йортының ишеген ача.

Иң кече энеләре Вилсор да абыйлары сайлаган юлдан китә. Ул институтны хирург буларак тәмамлый.

Сугыш сњзен ишетүгә, књз алдына књпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. ”әти” дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде.

Без, бүгенге көн балалары, бњгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти-әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак – бәхетле балачак.

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнећ батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *