Бөек Ватан сугышының үлем арбасы таптап үткән, әмма рухын сындыра, җанын ваклый алмаган сугыш ветераны – Бикчурин Абдулгани – бу рәхимсез сугышның шаһите. Бикчурин Абдулгани – Маутхаузен концлагере тоткыны.
Икенче Бөтендөнья сугышы барышында миллионнар тарыган ләгънәтле, каһәрле язмыш үткән Гани абый Бикчурин. Ул – 68664 нче Маутхаузен тоткыны.
Шыгырдан якларында туган егетне сугыш җиле ил буйлап, көзге яфрак урынына, куып йөртә. 1941 нче елда 20 яшьлек Гани абый Бикчурин Совет Армиясенә чакырыла. 19 апрельда Орлов өлкәсе Елецк шәһәрендә хезмәт итә башлый. Бары тик ике ай гына хезмәт итәргә өлгерә, сугыш башлана. 1941 нче елныә 22 нче июнен Гани Бикчурин рядовой буларак каршылый. Аннан аларны Белоруссиягә Витебск ягына алып китәләр. Монда ул снаряд ташучы була. Немец самолетлары бертуктаусыз бомба яудыра, баш күтәрергә дә мөмкинлек бирми. 218 нче артиллерия полкыннан бары тик 17 кеше генә исән кала. Немец гаскәрләре һаман алга бара. Кая барырга?! 8 көн һәм төн чолганыштан чыгарга тырышалар, бары тик төнлә генә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бар. Күпләр яралана, Гани абыйның да пуля эләгеп бите, башы яралана. Башкалар белән бергә, әсир итеп алына.…
Дњрт елга сузылган гаќизлек, чарасызлык, хурлык тулы тоткынлык, лагерьдан лагерьга мал урынына куылып йөрүләр башлана. Башта аларны Витебск читендә урнашкан лагерьга илтеп ябалар. Шуннан соћ Орша шәһәре ягына таба алып китәләр. Шулай итеп өч тәүлек барганнан соң, Австрия җирендә урнашкан Маутхаузен лагерена алып киләләр.
Маутхаузен – фашистларның Австриядә урнашкан хәрби концлагере. Анда 15 илдән 335 мең хәрби интегә, 132 меңе җәзалап үтерелә, шуларның 32 меңе совет кешесе була. Маутхаузен җир өстендә кеше кулы белән тудырылган тәмугъ була ул. Монда туктаусыз крематорий эшләп тора. Анда көне-төне торбалардан кара төтен күтәрелә. Кеше төтене.
Тоткыннарны рәхимсез рәвештә җәзалап, ерткычларча үтергәннәр.
Бәхеткә каршы, көннәрдән беркөнне лагерь коменданты кереп: «Кемнәр ташны чокып яза ала?» — дигәч, Гани абый уйлап та тормыйча ризалаша, һәм 20 кешене сайлап алып, башка җиргә алып китәләр.
1945 елның февраль аенда 20 блокка бик књп рус офицерлары китерелә. Бу блок үлемгә хљкем ителгәннәрнең блогы саналган. Генерал Дмитрий Карбышев та менә шул блокта булган.Ватанчылык рухы белән яшәгән совет солдаты һәм офицерлары һич кенә дә тоткынлыкта булулары белән килешми, ерткыч һәм кансыз вәхшиләрдән качу юлларын эзли. Менә шул блоктагы тоткыннар 2 февральнең кичендә ташлар, агач колодкалар белән коралланып, баш күтәрәләр. Вышкадагы пулеметны төшереп, чәнечкеле тимерчыбыктагы токны сүндерәләр һәм иреккә омтылалар. 300 дән артыгы җир өстендә ятып кала. Калганнарын тотып үтерәләр. Берничә тоткын гына исән кала. Карбышевны шул көнне брандспойттан су сибеп катырып њтерәләр. Гани абыйлар тљркемен башка лагерьга алып китәләр. “Гозен” дигән лагерь була ул, Маутхаузеннан 5 км ераклыкта урнашкан була. Анда да таш карьерында эшлиләр. Аннары яңадан Маутхаузенга алып кайталар. «Дүртенче майда Гитлер үлгән дип сөйли башладылар. Безгә ике тәүлек ипи бирмәделәр. Без болай да коры сөяккә генә калган идек. Аякларны көчкә сөйрәп йөрибез»,- ди күз яшьләрен сөртеп Гани бабай. Бишенче май көнен ул мәңге исеннән чыгара алмас, бу көнне америка гаскәре килеп аларны коткара, иреккә чыгара.
Союзниклар киендергән киемнәрне киеп, туган илгә кайту насыйп булмый. “Особый отдел” эшкә керешә — әсирлектән кайтучыларны илле иләктән иләү башлана. Гани абый Бикчурин сөйләгәннәргә ышаналар.
Ул яңадан хәрби ант кабул итә. Хезмәт срогын тутырып, 1946 нчы елның маенда гына туганнары янына әйләнеп кайта.