Суббота, 20 апреля

Мөселман яшьләре белән очрашу

Мөселман яшьләре  белән очрашу

Сугыш!.. Үзе белән күпме хатирәләрне йөртү ул. Сугышның үзен күргән кешеләр белән очрашу, алар сөйләгәннәрне тыңлап утыру бәхетенә ирешү дә елдан-ел кимүгә бара. Кызганыч, яшәү закончалыгы буенча алар безне ташлап китәргә мәҗбүр шул. Килђчђктђ тарихныћ бу битен без калын-калын китаплар укып кына ача алачакбыз.

 

Һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерде, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш иде. Шул уңайдан мәктәпләрдә, хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үткән иде.

Тукай урта мәктәбе укучылары, Чичкан төп мәктәбе укучылары отставкадагы полковник Сәидзада Гимаев белән очраштылар. Отставкадагы полковник үзенең  тормыш юлы, сугыш еллары хатирәләре белән бүлеште.

Сугыш һәрбер йортка керде, кешелеккә зур кайгы килде. Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига, балачакның гүзәл дљньясын югалту берләштерү.

Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде — игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, фронтка да төрле җылы киемнәр әзерләп, азык-төлек җибәрергә. Шундый олы йөрәкле, сабыр, фидакарь хезмәт ияләре бүген дә безнең арабызда яши. Дөрес аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннарына булган ихтирам да сугыш ветераннарына булган ихтирам белән тәңгәл булырга тиеш. 

Сугыш турындагы хәтирәләр дулкынландыргыч иде. Балалар өлкән буынның нинди сынаулар аша њтњен бљтен күңелләре белән тойдылар.

Мәктәп коллективы бу очрашудан бик канәгать калды. Ветераннарыбызга, тылда хезмәт итүчеләргә, сугыш еллары балаларына сәламәтлек, гаиләләрендә кадерле кешеләр булып, безнең арада озак еллар яшәүләрен телибез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *