Пятница, 26 апреля

Исламга хезмәт итүгә 25 ел

Чувашия Республикасы элек-электән славян, төрки һәм финн-угор халыклары, православие һәм мөселман диннәре тату яшәгән Урта Россия җире булып тора. Чувашия мөселманнары — ул, барыннан да элек, Чувашия Республикасында яшәүче татарлар. Татар һәм чуашлар — уртак этник тамырлары булган тугандаш төрки халык. 

XX гасыр башында Чувашиядә 48 мөселман җәмгыяте – мәхәллә булган, мөселманнар 48 мәчеттә Аллаһка дога кылалар. 1923 елда республика территориясендә 42 мөселман оешмасы теркәлгән. 590 дин вәкилләре мәчетләрне карап тору өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Ләкин 1917 елга кадәр булган дини тормышны имамнар саклап кала алмый, чөнки хакимият каршы, көчле йогынты ясый. Күп мәхәлләләр юкка чыгарыла, һәм эшләп торучы ике генә мәчет исәпләнә – Шыгырдан һәм Өчбалтай авылларында. Ягъни 48 мәчеттән 46сы ябыла. Имамнар репрессиягә эләгә. Респрессия вакытында саклап калынган ике мәчет XX гасыр буе бертуктаусыз эшли. Советлар союзы вакытында эшләгән Шыгырдан мәчете 1995 елда янып китә.

Бары тик Шомыршы районы Өчбалтай авылындагы мәчет кенә хәзерге вакытка кадәр саклап калына.

Рәсми мәхәлләләрне формалаштыру нигезендә, Чувашиядә исламны ныгыту бара. Бүгенгесе көндә республикада Чувашия Диния Нәзарәтендә 44 оешма, 40тан артык мәчет һәм 50дән артык мөселман җәмгыяте эшләп килә.

Чувашия территориясендә төбәк дини структурасын булдыру буенча оештыру эшләре 1990нчы еллардан башлана. Авырлыклар күп була, имамнарның укымышлы булуы, республиканың көньяк районнарында, гадәттәгечә яшәүче авыл мөселманнары Үзәк проблемаларыннан ерак булуы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәтенең матди базасы формалаша гына.

1992 елда төбәк мөселманнарының тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1993 елда, А.Крганов җитәкчелегендә, Чувашия Республикасы мөселманнарының Ислам Үзәге теркәлә.

1994 ел башында Чувашиядә эшләп килүче мәхәлләләр саны 24кә җитә, аларның күбесе яңа биналар булдыралар.

1994 елның 18 маенда Чувашия Республикасы Ислам Үзәге Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәтенә үзгәртелә.

Менә әлеге дата Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәтенең барлыкка килгән мизгеле, рәисе – мөфти Әлбир хәзрәт Крганов. 

Мәхәлләләр  барлыкка килә,  мәчетләр салына

1980нче еллар азагы 1990 еллар башында Чувашиядә мөселманнар мәхәлләләре булдыру һәм ныгыту процессы бара. Мәчетләр салу проблемалары һәрвакыт халык җилкәсенә төшә. 1989 – 1995нче елларда гына, Өчбалтайда һәм Шыгырданда эшләп килүче ике мәчеткә өстәп 23 мәчет салына.

Үзгәртеп корудан соңгы чорда мәчетләр бер-бер артлы салынып килә. 1993 елда Канаш шәһәрендә мәчет ачыла; Канаш шәһәрендә аңа кадәр мәчет булмый. Шәһәрнең көньяк өлешендә көмеш ярымай белән күтәрелгән манара, уннарча еллар дәвамында үз дини бинасы булу хокукына ирешкән мөселман җәмгыяте тормышы башлануын билгеләп үтә.

1996 елда Ибрәс районы Буинск поселогында халык ярдәме белән таш мәчет салына. Буинскида мәчет – Ибрәс районында беренче, аны бер ел эчендә төзиләр.

Шул ук 1996 елда Шөмерле шәһәрендә мәчет салына. Аны 1993 елда сала башлыйлар, ул да халык булышлыгы  белән салына.

2002 елда Чабаксар шәһәрендә мәчет салына. «Болгар» мәчете башка мәчетләрдән үзенең архитектур формалары белән аерылып тора.

Шыгырданда урнашкан «Өч сәхәбә» (2010) һәм Урмайда салынган «Кара Пулат» (2012) мәчетләре «болгар стилендә» ясалган.

Республикадагы иң зур татар авылы – Шыгырдан – мәчетләр саны буенча алда бара.

Элек мәхәлләләр авыл җирлекләрендә булса, хәзер алар Чабаксар, Яңа Чабаксар, Шөмерле шәһәрләрендә дә бар. Мәчетләр шәһәрләрдә дә, авылларда да салына.

2012 елда Батыр районы Кыр Бикшиге авылында Нурлыҗихан исемле мәчет салына. Бу –  мөселман хатын-кызының исеме, ул үлеме алдыннан балаларына туган авылында Аллаһ йорты төзергә васыять итеп калдыра. Җиде бертуган ир-ат һәм бер сеңел Купкеновлар әниләренең вәсыятьләрен үти һәм үзләренең акчаларына туган авылларында ике ай эчендә мәчет төзи.

Мөселман мәгарифе үсә

Республикада 45тән артык мәчет, «Гулистан» мәдрәсәсе эшләп килә.

Чувашия мөселманнары Диния Нәзарате барлыкка килгәннән бирле Чувашиядә дини белем бирү, җимерелгән мәчетләрне һәм белем бирү системаларын торгызу өстендә эшли. Диния Нәзарәте карамагында җәйге мөселман лагерьлары, якшәмбе мәктәпләре, мәхәлләләрдә мәдрәсә бүлекләре эшләп килә. 1990 еллар башында дини белем бирү системасында яшь имамнар тора. Чувашиядә Исламны көчәйтү өчен күбрәк яшь кадрлар таләп ителә. Ул вакытларда үзебездә мәдрәсә булмаганлыктан дини белемне Казан, Уфа һәм Төркиядә алалар. Гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча җәйге лагерьлар оештырылып килә.

2004 елда гына Чувашиядә студент-мөселманнар меңнән артык балага дини белем бирәләр.

2005 елда Шыгырдан авылында «Гулистан» мәдрәсәсе ачыла. 2007 елда ул «Чувашия Республикасы Диния Нәзарәте составында эшләүче урта һөнәри белем бирү дини мәгариф учреждениесе» дип официаль регистрацияләнә һәм 2008 елда республика мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының белем бирү эшчәнлеген тормышка ашыру өчен лицензия ала.

Уку вакыты ике ел тәшкил итә. Уку тәмамланганнан соң диплом бирелә. Диплом белән Россия ислам университетының өченче курсына укырга кереп була.

Мәдрәсә каршында якшәмбе мәктәпләре имамнары һәм укытучылары өчен белем бирүне камилләштерү курслары оештырыла. Мәдрәсә мәхәллә каршындагы җирле мәктәпләрнең эшен координацияли, аларга методик ярдәм күрсәтә, шәкерт — студентлар белән оештыру эшләре алып бара.

2015 елда Тукай авылында мәдрәсә ачыла. Ике катлы корылма, Тукай авылында яшәүчеләр акчасына 2,5 ел эчендә төзелә. Әлеге проектны тормышка ашыруда Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте үтенече буенча Татарстан Республикасы җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Мәдрәсә бинасында уку сыйныфлары, гыйбадәт бүлмәсе, шәкертләр өчен ашханә бар.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *