Халыкара төрки дөнья мәдәнияте фестивале

Халыкара төрки дөнья мәдәнияте фестивале

«Урмай зәлидә-2020» төрки дөнья традицион мәдәнияте VIII Халыкара фестивале җиңүчеләре. Быел сигезенче «Урмай зәлидә» Халыкара төрки дөнья мәдәнияте фестивале ЧАССР оешуның 100 еллыгына,  ТАССР оешуның 100 еллыгына, «Мирас» этномәдәни үзәге төзњдә,  «Кәрван мирас-4» социаль иҗади проекты буларак багышлана.

Быел конкурсның беренче туры дистанцион рәвештә сигез номинациядә үтте. Дүрт номинациядә «Гран-при» исеме билгеләнде:

  1. төрки дөнья «Урмай зәлидә-2020» халыкара Традицион мәдәният фестивале ГРАН-ПРИ исеменә «аутентик формада эшләүче традицион фольклор ансамбльләр: сәхнә йола-бәйрәм һәм вокал композицияләре» номинациясендә — Федор Павлов исемендәге Чабаксар музыка училищесының «Янтал» фольклор ансамбле, җитәкчесе Людмила Петухова;
  2. «Урмай зәлидә-2020» тљрки дљнья традицион мәдәнияте халыкара фестиваленең ГРАН-ПРИ исеменә «этнофутуризм стилендә эшләүче фольклор ансамбльләр: сәхнә йолалары – бәйрәм һәм вокал композицияләре» — Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авыл мәдәният йортының «Мишар» халык фольклор-эстрада ансамбле, җитәкчесе Ильнар Хисамов, «Комсомол балалар сәнгать мәктәбе» Урмай структур бњлекчәсенең «Тамчы» балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Илдус Шайдуллин;

III. «Урмай зәлидә-2020» төрки дөнья традицион мәдәнияте халыкара фестиваленең ГРАН-ПРИ исеменә «Милли инструменталь башкару: төрки дөньяны традицион музыка уен коралларында башкару: гармоникаларның, курай, думбра, мандолина, гусли, балалайка, скрипка, кубыз, сорнай, свирель, жалейка, рожок, волынка һ.б. төрләре» номинациясендә – Татарстан Республикасы» Арча балалар сәнгать мәктәбе «Ятаган» фольклор инструменталь ансамбле, җитәкчесе Альберт Гайнутдинов;

  1. «Милли фольклор-хореографик башкару: халык биюләрен башкару» номинациясендә «Урмай зәлидә-2020» төрки дөнья традицион мәдәнияте халыкара фестиваленең ГРАН ПРИ исеменә «Сармат» үрнәк балалар-яшүсмерләр бию ансамбле, җитәкчесе Эдуард Гугкаев, Төньяк Осетия — Алания Республикасы;
  2. «Төрки халыкларның әкиятләре буенча рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать, батикадагы эшләр сериясе өчен, «Комсомол балалар сәнгать мәктәбе»нең сәнгать бүлеге укучылары, җитәкчесе Надежда Абдюшева.

Фестивальдә Россия Федерациясенећ 24 төбәгеннән 78 коллектив, 138 аерым башкаручылар катнашты. 8 номинациядә Татарстан, Чувашия  Башкортстан, Саха Якутия, Кабардино-Балкария төрки халыклары әсәрләренең коллективлары һәм аерым башкаручылар, Түбән Новгород өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Курган, Мари Республикасы, Төньяк Осетия төрки халыклары вәкилләре лауреат булдылар.

«Татар-мишәрләрнең мәдәни-тарихи мирасын «Мирас» этнокультура үзәген булдыру юлы белән торгызу темасы буенча, 2020 елның июль ахырында Төрки дөньяның «Урмай зәлидә – 2020» VIII Халыкара Традицион мәдәният фестивале җиңүчеләренең Гала-концерты узачак. (Пандемия дәвам иткән очракта, чара дистанцион рәвештә үткәрелә).

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *