Тарихка күз салсак

Тарихка күз салсак

Ике дистә елдан артык татар эстрадасын җырчылар белән тулыландырып торган «Урмай моңы» фестивале үзенең эшен туктаткач, күпләр аптырап калган иде. Ничек инде Чувашия мишәрләренең  горурлыгы булган проектны туктатырга мөмкин, дип килешмәүчеләр дә байтак табылды.

Әйтеп үтәргә кирәк, Халыкара татар эстрадасы «Урмай моңы» фестивале 1988 елда үткәрелә башлады.

2013 елда Урмайда башланып киткән  «Урмай – Зәлидә», баксаң, әнә шул җыр фестиваленең дәвамы буларак дәвам итте. Тик проект җитәкчесе, Чувашия татарларының милли мәдәни мөхтәрияте рәисе  Фәрит Гыйбатдинов  белдергәнчә, төрки халыкларның фольклор этник мәдәниятын пропагандалаучы чара мондый форматта беренче тапкыр оештырыла.

Чара башланып киткән елны чарада Татарстан, Төркия, Украина, Чувашия, шулай ук Чиләбе, Самара, Түбән Новгород, Әстерхан калаларыннан килгән сәнгатькәрләр үз осталыкларын күрсәтте.

Җырлы-биюле уеннардан торган төрки конкурс биш номинациядә узды. Бию номинациясендә Төркиядән килгән ансамбль җиңүче дип табылса, аутентик фольклор, милли уен кораллары, бию һәм халык җырлары номинацияләре дә үз җиңүчеләрен тапты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *