Суббота, 20 апреля

Дини музыка фестивале

Дини музыка фестивале

Онлайн режимында, милли мирасыбыз мөнәҗәтләр, нәшидләр бәйрәме, «Кәрван мирас» форматында Чувашия татарларының уникенче төбәкара «Зикер, фикер, шөкер «Арт-мәдхия» үтеп китте.

Бәйрәм башка чаралардан аермалы буларак караучы һәм куючыга бүленмәде, һәммәсе бертигез. Башлап бер атна эчендә дистанцион рәвештә үтте, анда Чувашия, Татарстан республикаларыннан, Ульян, Төмән өлкәләреннән милләттәшләребез катнашты. Онлайн конкурста катнашучыларның  саны, коронавирус чиренә  карантин булу сәбәпле, чикләнде, саклану чараларын күреп Чувашиянең Урмай, Шыгырдан, Чичкан авылларыннан килүчеләр, «Мишәр» һәм «Тамчы» ансамбленең солистлары катнашында барды.  Фестиваль шартлары буенча катнашучылар мөнәҗәтләр (дини җырлар), бәетләр, изге Коръән аятьләре, нәшидләр башкарырга тиеш иде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел конкурс өч студиягә бњленеп эшләде. Беренчесен Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов алып барды. Урмай поселениесе башлыгы Минзаит Зайнуллин, Чабаксар татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы, «Булгар» мәчете мәхәллә рәисе Хайдәр Сафиуллин, Урмай мөхтәсибәте башлыгы, «Кара пулат» мәчете имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Чичкан авылы мәктәбе директоры Газимша кызы Алсу Гыйбатдинова, Татарстаннын атказанган артисты Илдус Шәйдуллин катнашып Рамазан ае тәмамлануы һәм «Арт мәдхия» фестивале белән котладылар. Икенче һәм өченче студияне Урмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илсөяр Зиатдинова, «Мишәр» ансамбленең җитәкчесе Илнар Хисамов алып барды. Чара яшь шәкертләребезнең Коръән укуы белән башлап җибәрелде. Бөтен катнашучылар бәйрәм дипломнарны һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Туры эфир инстраграмда Илдус Шәйдуллин аккаунтында барды һәм яздырылып барылды, вконтакте, фейсбук сайтларына куелды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *