Понедельник, 19 мая

Яна микрорайон белән танышты

Агымдагы елда Чувашия Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Олег Николаев Шыгырдан «Западный» микрорайонында булды. Микрорайонда 162 йорт төзелү каралган.

2 ел дәвамында яңа урамнарда яңа юл салынган, су кертелгән. Мансур хәзрәт Хайбуллов «Мөслимә» мәчете эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчет 2018 елда ачылган иде. Бинада мәчет, кунак йорты, аскы катта — мәдрәсә, мәчет янында — тәһарәт йорты, кое урнашкан. Киләчәктә «Ислам в Чувашии» музее төзү планга кертелгән.

Шуннан соң кунаклар Шыгырданда урнашкан ит һәм сөт эшкәртү ике цех ачу тантанасында катнашты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *