Республикада  татарларның үз урыны

Республикада  татарларның үз урыны

Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте – республиканың мөһим берләшмәләренең берсе, ул 1997 елда оештырылган. Чувашиядә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр ничек эшләвен, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре көче белән ниләр эшләнүе, проблемалар турында Чувашия милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов сөйләде:

— Республикада төрле конфессияләр арасында үзара хөрмәт һәм диалог атмосферасы саклана. Бүген республикада конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вазгыять күпкә яхшы. Чувашиядә яшәүче татар халкы төп халыкларның берсе санала, без үз җиребездә  бергә, тату яшибез, бу үзенә бер «язылмаган закон» кебек. Безнең  халык башка халыклар белән (чуашлар, урыслар һ.б.) бер-беребезгә ихтирам, бер-беребезгә комачауламаска өйрәнгән, хөрмәт белән гомере буе яшәгән, үз тормышын алып барган. Республикада милләтләр буталышкан чорларда да төп халыклар булып нигездә шулар кала.

Чуаш халкы һәм татарлар алар бит төрки халыклар санала, бу безнең  өчен ике канатлы кош сыман. Безнең  гореф-гадәтләребез дә бертөрле: бер-беребезне хөрмәт итеп яшәү. Кечкенә вакытта безгә ата-аналарыбыз: «чуаш алып китә үзеңне», — дия торган иде. Чуаш халкында да шул әйтем бар: «татар алып китә» – дигәннәр. Бу дошманлык хисе белән әйтелмәгән, әлбәттә. Татар булдың икән син, тәртип бозмыйча гына татар динендә яшә, чуаш булдың икән чуаш динендә  яшә, дип кисәтеп куйган шикелле.

— Катнаш никахларны хуплыйсызмы?

— Элек катнаш никахлар булмаган, дәрәҗәдә. Алар булса да башка дингә алар нәсел дәвамчысы итеп, үзаңлы килгән. Бүгенгесе көндә без глобаль заманада яшибез, районнарда, шәһәрләрдә  халык рус мохитендә яши. Безнең  киләчәгебез љчен куркыныч. Бу глобализация заманасы бљтен халыкка кагыла, чуашмы ул, татармы, маримы… Эш шунда, бу глобальләшү чире көчләп башка дингә күчерү түгел бит. Мәсәлән, Европа илләре инглиз теленә күчкән, Россиядә күпмедер милләт беткән. Глобальләшү чире болай барса, башка телләргә мөнәсәбәт үзгәрсә, ул кире кайтмаячак. Бу ил политикасы тњгел, бу глобальләшү политикасы. Татарларның  милли үзаңы  көчлерәк, шуңа күрә ул моңа соңрак киләчәк.

— Бу глобальләшү заманында татар автономиясе нинди роль уйный?

— Татар халкы хакына республикада тандем булып Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Чувашия Республикасы мөселманнарының  Диния нәзарәте эшли. Әлеге оешмалар татар халкының  мәнфәгатен  саклый, яклый торган оешмалар. Алар дәүләт органнары белән бергә эшләп үзебезнең  телне, гореф-гадәтләребезне саклый торган оешма. Муниципаль берәмлекләрдә уннан артык мәгариф оешмасы, татар мәктәпләре, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, 50дән артык мәчет эшли.  Шљкер, республикада зур татар авылларыннан саналган авыллар республиканың көньягында урнашкан (Урмай, Тукай, Шыгырдан). Аларныћ һәрберсенең  үз институтлары (мәктәп, балалар бакчалары, сәнгать мәктәпләре) эшли. Аларның  җитәкчеләре мәдәни мөхтәрияттә санала.

— Татарстан белән элемтәдә торасызмы?

—  Әйе, әлбәттә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең мәдәни багланышлар тыгыз, без милли бәйрәмнәрдә, спорт һәм интеллектуаль чараларда катнашабыз.

— Татарлар республика хакимиятенең  аерым кайгыртуын тоямы?

— Чувашиядә 130га якын милләт вәкиле яши, һәм хакимият өчен алар барысы  да тигез. Республикада татарлар — үз-үзен тәэмин итә торган халык икәнен беләләр. Безнең авылларда юллар, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәчетләр төзелә. Республикада соңгылары 50гә якын, Батыр районының Шыгырдан авылында «Гөлстан» мәдрәсәсе эшли. Болар барысы да ярдәмнән башка мөмкин булмас иде. Республика күләмендә дә безгә беркем дә комачаулык итми. Конкурслар, фестивальләр үткәрүдә безне беркем дә тыймый. Хәтта дәүләт Грантлары да бирәләр. Кем булып яшәве кешенең үзеннән тора, шуңа күрә безгә  монда яшәү уңай.

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *