Пятница, 26 апреля

7 ел эчендә республикада 196 фельдшер-акушерлык пункт төзелде

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында регионда 7 федераль проект тормышка ашырыла: «Беренчел медик-санитар ярдәм үсеше», «Онкология авырулары белән көрәш», «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш», «Балалар сәламәтлеген саклау», «Медицина кадрлары», «Сәламәтлек саклауның цифрлы контуры», «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү».

Сәламәтлек саклау өлкәсендә төбәк проектларын гамәлгә ашыруга агымдагы ел ахырына кадәр 2,2 млрд.сум акча юнәлдереләчәк, барлыгы 2019 елдан 2024 елга кадәр – якынча 11 млрд. сум.

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Чувашия барлык 5 федераль проектны да тормышка ашыруда катнаша: «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирњ шартлары тудыру», «Өлкән буын», «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту», «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәм», «Спорт — тормыш нормасы».

Чувашия Башлыгы Михаил Игнатьевка медицина инфраструктурасын яңарту бурычы куелды.

7 ел эчендә 196 яңа ФАП төзелгән (республика бюджетыннан 580 млн. сум җибәрелгән), ерак торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен һәр районда үз мобиль ФАПы эшли инде.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *