Күңеле аның һаман яшь әле

Күңеле аның һаман яшь әле

Миңа еш кына бар яктан да камил укытучы нинди булырга тиешлеге хакында уйланырга туры килә. Чынлап та, нинди булырга тиеш соң ул идеал укытучың. Күп вакытта фикерем укытучының төп сыйфаты булып аның укучыларны аңлавы, түземлелеге, һәм ничек кенә гаҗәп тоелмасын, иҗатында туктала.

Мин укытучыларыма теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алуыма сөенәм. Минем уйлавымча, әлеге һөнәр ияләре бер үк вакытта укытучы да, өлкән дус та булырга тиеш.

Шундыйларның берсе — Алимова (Рекмеева) Гөлмибиян Халиулла кызы, 1929 елда Батыр районының Шыгырдан авылында туган.  Шыгырданның хәзерге Ә.Фәизов исемендәге мәктәп нигезендәге агач мәктәпкә укырга кергән кызчыкның укытучы булу теләге яраткан укытучысы Фәгыйлә апа Тараканова (Галяутдинова) үрнәгендә туган.

Гөлмибиян апага сугышның әчесен  Мәскәү каласында татырга туры килә. Мәскәүне бомбага тоту башлангач  “Мәскәү оборонасы” игълан ителә. “Бөтен халык – укучылар, укытучылар, башкалар – аяк өстендә идек: “зажигалкалар”ны сњндереп чаптык. Классыбызның командиры итеп (олырак булганга, күрәсең) мине сайладылар. Әле, кулыбызга таяклар тотып, халыкка тәрәзәләрен капларга – “маскировать” итәргә кушып йөри идек.

Гелмибиян апа Нәҗип абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Һәрберсе белемле, илгә хезмәт итәләр, яшьне-картны хөрмәтлиләр. Билгеле, алар – зур ышаныч, шатлыгы апаның. Кызы Наилә Ульяновск өлкәсендә яши, улы Җәүдәт — Чувашстанның атказанган төзүчесе, кызы Талия —  атказанган укытучы, кызы Фәридә — Халык мәгарифе отличнигы, кызы Фәния Мәскәү каласында дәрәҗәле исемнәр яулый.

8 октябрьдә 90 яшен тутырган Гелмибиян апа бүген дә алгы сафта. Авыл тормышы, мәктәп яшәеше, халык театры, культура эше белән даими кызыксынып, матур эшләребезгә куанып, дәрт өстәп тора. Гөлмибиян апа авылда курчак театры оештырган, үзе дә төрле рольләр башкарган.  Аңа ныклы саулык, тагын да матур көннәр, аяз күк йљзе, бәхетле картлык телисе килә.

Чын укытучы булу – ул талант. Укытучы үз тәҗрибәсен, белемнәрен балаларга тапшырырга тиеш. Укытучыларга исә укучылары ирешкән уңышларны күрә – бик күңелле. Укучыларының рәхмәте исә укытучылар өчен иң зур бәхет. Рәхмәт, сезгә, Гелмибиян апа!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *