Пятница, 26 апреля

Ике Ленин ордены кавалеры

Алиулла улы Сәнәт Алиуллов Кызыл Армия сафларына 1940 елның көз аенда алына. Аларның 282нче укчылар полкы Советлар Союзының көнбатыш чигендә урнаша. Лиепая порты беренчеләрдән булып фашистлар һөҗүменә дучар ителә. Шуңа күрә  282нче укчылар  полкы беренчеләрдән булып дошман белән очраша.

—       Фашистлар безне чолгап алырга һәм Лиепая шәһәрен ябырга дигән максат куйганнар, — дип искә ала Сәнәт Алиуллович. Өч көн дәвамында без чолганыштан чыктык. Без батырларча сугыштык. Безнең полк кыю солдатлардан тора иде, ләкин артка чигенергә дә туры килде.

1941 елның сентябрь аенда Сәнәт Алиуллов Смоленск астында безнең гаскәрләрнең контр һөҗүмендә катнаша. Сугышларның берсендә каты яралана һәм госпитальгә җибәрелә.

Кичәге фронтовик өчен монда да эш җитәрлек. Ул мәктәптә хәрби хезмәт фәнен укыта. Авыл советында, партия райкомында эшли. 1952 елда биш авыл  колхозы (чуаш һәм татар) Сәнәт Алиулловны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә “Дружба” колхозы авыл хуҗалыгы  югары нәтиҗәләргә ирешә. Үз көчләре белән хуҗалыкта электростанция, водопровод төзелә. Колхоз радиоузелы, мәдәният йорты, эре терлек асрар өчен урыннар, техника куяр өчен урыннар, иген саклар өчен  – болар барысы да гади колхозчылар тырышлыгы.

Сәнәт Алиулла улы II дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, «Сугышта казанышлары өчен» медаль, хезмәт казанышлары өчен – ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән бүләкләнә. “ЧАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. Аны авыл һәм район Советы һәм Чувашия АССРның Югары  депутатлары депутаты итеп сайлыйлар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *