Вторник, 23 апреля

Шихмуратов Арифулла Алиулла улы истәлеге

Шихмуратов Арифулла  Алиулла улы истәлеге

Шихмуратов Арифулла Алиулла улы (1924-2008).

«Мин 1924 елның 23 нче февралендә тудым. 1932 нче елда мәктәпкә кердем. Мәктәптә 7 класс тәмамлап 39 елларда колхозда сабан сөреп, жнейка белән урдырып, вак-төяк эшләрне эшләп торганда, 1941 елның июнь аенда безнең тормышыбызны бозып, Германия фашистлары сугыш башладылар. Миңа 18 яшь тулып килгәндә 1942 нче елны сугышка китәргә туры килде. Иң элек 139 запасной полкта пулемёттан атарга өйрәндем. Бу полк Суслонгерда иде, шуннан соң мин 139 нчы полктан добровольно фронтка артиллерия частена язылып киттем. Мәскәүдә ике айга якын үзебезнең катюшага өйрәнеп, фронтка киттем. Иң элек Ленинградны үзебезнең Ленин бабай шәһәрен немец юлбасарларыннан азат итәргә иде. Ленинградны, Новгородны һәм Волхов шәһәрен алгач, безнең частьне Заполярьега Карельский фронка җибәрделәр. Безнең частьтә 24 катюша иде. Анда порт Печению, Петсомоны алгач, анда бер җәй, бер кыш булдык. Аннары 5 нче декабрьдә 1944 нче елда миңа «За оборону Заполярья» медале бирделәр.

Шуннан соң безнең частьне Польшага ыргыттылар. Анда каты сугышлар барды. Шулай итеп Варшава янында батырлык күрсәткән өчен благодарность белән «За Отвагу» һәм «За взятие Варшавы» дигән медальләр бирделәр. Шуннан соң Норвегиягә кердек. Икенче фронт очтан Берлинны алган вакытта икенче фронт ачылды. Мине яхшы сугышкан өчен «Красная звезда» ордены һәм «За победу над Германией» медале белән бүләкләделәр. Сугыш Берлинның үз җирендә бетте. Без 3 ай Берлинда тордык. Шуннан соң үзебезнең Белоруссиядә Бобровский шәһәрендә 2 ел хезмәт иттем. Мин 1947 нче елны демобилизовать ителеп өйгә кайттым. Без кайтканда авыл ябык иде. Миңа сугыштан соң да колхозда эшләргә туры килде. Колхозда 12 еллар буе бригадир булып эшләдем. Шушы эш вакытында миңа һәм башка сугышчыларга Германияне Җиңүгә 10 ел уңаеннан юбилейлы медаль бирделәр», — дип сөйләде Арифулла Шихмуратов.

О

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *