Республика Ватан сугышы елларында

Республика Ватан  сугышы елларында

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.

Бөек Ватан сугышы вакытында Чувашия Республикасы тылда була, бу исә фронт яны предприятиеләрен аның территориясенә эвакуацияләргә мөмкинлек бирә. Фашистларга каршы 208 меңнән артык Чувашиядә туып-үскән кеше катнаша. Шуларның 100 меңнән артыгы һәлак була.  Чувашия АССРының 54 меңгә якын кешесе орден һәм медальләр белән бүләкләнә, шуларның 75е Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

1941 елның 4 ноябрендә төнлә Чабаксар шәһәренә самолет бомба яудыра.

1943 елда Ибрәс җәйге мәктәбендә аяксыз (протезларда) легендар очучы — Советлар Союзы Герое-өлкән лейтенант А.П. Маресьев яраланганнан соң укый. Шунда ук УТ-2 укыту-тренировка самолетларында Совет дәүләтенең югары дәрәҗәле эшлеклеләренең уллары: ВКП(б) ЦК секретаре А.С. Щербаковның улы — Советлар Союзы Герое Александр Щербаков һәм дәүләт оборона комитеты әгъзасы А.И.Микоянның улы Алексей Микоян очарга өйрәнә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *