Четверг, 18 апреля

Өлкәннәр хәтирәсе

Өлкәннәр хәтирәсе

Сугыш. Нинди куркыныч, кырыс һәм дәһшәтле сүз. Мондый хәбәр җәйнең ямьле көнендә тыныч тормышта яшәп яткан ватандашларыбызга аяз күктә яшен яшьнәгән сыман булып килеп төшкән. Ә бу бит бары тик җәйнең бик матур бер көне генә, әмма шуннан соң күпме авырлык, кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгән.

Мин үзем дә, әти-әни дә сугыш чорын күрмәгән. Без бу кырыс вакытлар турында ишетеп, кинофильмнардан күреп кенә беләбез. Сугыш сњзен ишетүгә књз алдыма рђхимсез сугыш корбаннары килеп баса. Күпме өйләр җимерелгән, күпме балалар ятим калган. Шулай да бу вакытны тасвирлау өчен безнең күршедә яшәгән Альба әбидән сорарга булдым. Аңа сугыш башлаганда сигез яшь була.

-«Я әле, әби, сөйлә әле, сезнең яшь вакытларыгызны. Ничек сугыш елларында көн күрә идегез? Ничек яши идегез?» – дидем. Альба әби бу сүзләрне ишеткәч, тын калды, күзләрендә яшь тамчылары књренде, йөзе җитдиләнде. Ул акрын гына сөйли башлады: «1941 елның 22 июнь иртәсе иде бу. Игеннәр шаулап үсеп утыра: арышлар, бодайлар, арпалар буйга киткән чак. Аларны җыерга да књп калмаган иде инде. Кырда кайнап эш бара тик сугыш башлану аркасында унсигездән алып алтмыш яшькә кадәр ирләр фронтка чакырылдылар. Бөтен авырлыклар әниләребезгә, әбиләребезгә һәм безнең иңнәргә төште.

Сугыш кыза барды, бик тиз фашистлар Мәскәүгә якынлашты, 1941 елның кышы бик салкын килде. Һава температурасы кырык градустан да түбән тљште. Бу кышны Сура буенда саклану линиясе ясарга авылдан унҗиде-унсигез яшьлек кызларны, балалары аз булган хатыннарны җибәрделәр. Салкында туңган җирне казу бик авыр эш була. Авыл халкыннан фашистлар безгә килеп җитәр дип берничә урынга окоплар казыттылар.

Мәктәптә исә класслар бик салкын, хәтта язу каралары да туңып китә иде. Дәфтәрләр юк. Укытучы иске китап-журналлардан биш-алты бит биреп, шуның өстенә яза идек. Ручка булмаганга каз канатын каләм рәвешендә очлап корымнан ясаган кара белән яза идек. Мәктәптән соң әниләрнең урманнан чана белән утын – ботак тартып кайтуларына каршы бара идек.

Шулай ук авыл халкын џава торышына да карамый гына урманга фронт өчен агач кисәргә җибәрәләр иде.

Халык эштән бер дә тукталып тормады. Солдатлар фронтта авырлык күрсә, без тылда аларга ярдәм итик дип тырыштык безнең халыкны юл ясарга да җыеп алып киттеләр.

Альба әбинең бу сүзләреннән соң мин бик нык тәэсирләндем. Үземә гыйбрәт алдым. Мин чын күңелдән Альба  әбинең теләгенә кушылам һәм үзебезнең тыныч, мул тормышта яшәвебезгә әби-бабайларыбызга гомергә рәхмәтле булып калам. Бу гыйбрәтне мин киләчәк буыннарга да тапшырыр өчен зур көч куярмын.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *