Пятница, 19 апреля

Геннадий Габайдулин — Советлар Союзы Герое

Г.Габайдулин 1914 елда Комсомол районы Тукай авылында туган. Милләте буенча татар. 1944 елдан башлап КПСС әгъзасы. 1932 елда Түбән Новгородка күчә, анда Балахна электростанциясендә турбинчы, аннары Горький автозаводында эшли. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Запаска киткәннән соң Горький автомобиль заводының сак взводы командиры булып эшли. 1941 елның августында үз теләге белән фронтка китә. 1942 елның февралендә Ржев районында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлык кыла. СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 24 мартындагы Указы нигезендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Озак дђваланганнан соң Г.Г. Габайдулин янә фронтка кайта.

Сугыштан соң Г.Г. Габайдулин Горький автозаводында ДОСААФ завод комитеты рәисе, аннары Ерак Көнчыгышның бер шахтасында электропоезд машинисты булып эшли.

Г.Г.Габайдулин Горький шәһәрендә яшәп 1981 елда үлә.

Тукай авылында милли бәйрәмебез Сабантуйның иң кызган чагы. 11 яшьлек Геннадий Габайдулинны финишта каршы алдылар.

Геннадий атларны яратты һәм бу мәхәббәт гомер буе саклана. Тик ничектер шулай килеп чыкты ки, язмыш аны яратканнары белән аера, очраштырмый да. Унсигез яшьлек Геннадий туган авылыннан чыгып, Түбән Новгород автозаводының җыю цехына укырга керә. Бу 1932 нче ел.

Ерак Көнчыгышта вакытлы хезмәт иткәннән соң, тәҗрибәле, оста кече командирны автозаводны саклау взводы командиры ярдәмчесе итеп алырга күндерәләр. Соңрак ул бу взводның командиры була.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә,  Геннадий Габайдулин  армиягә озатылуына ирешә. Гвардия минометларының аерым дивизион разведкасы командиры өлкән сержант Габайдулин Мәскәүне саклауда, аннары Мәскәү янындагы фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша.

1942 елныћ февралендә безнең Калинин фронты гаскәрләренең бер өлеше, шул исәптән Геннадий сугышкан дивизион да чолгап алына. Әмма бу сынауны да безнең сугышчылар һәм командирлар үтиләр. Аларны ныклы оборона саклап кала. Фашистлар кысуны дәвам итәләр. Азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары запаслары азая.

Әлеге сугышта Геннадий бик каты яралана. Ул ике атна үлем белән көрәшә.  Г. Габайдулин госпитальдә ятканда, Бөтенсоюз радиосы хәбәреннән, СССР Югары Советы Президиумының 1942 елныћ 24 мартындагы Указы белән аңа батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында ишетә. Алтын  Йолдызны һәм Ленин орденын аңа Кремльдә Михаил Иванович Калинин тапшыра.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *