2015 елның декабрендә Россия Федерациясе торак пунктларында кинозалларга ярдәм итњ буенча Бөтенроссия программасы старт алды. Программаныћ башлап җибәрү сәбәбе – илебезнең кинофикация дәрәҗәсе түбән булу. Экспертлар мәгълүматларына караганда, Россия халкының 40 проценты заманча цифрлы кинотеатрларда булмаган. Әлеге программа Россия Федерациясе халкының кино сәнгате әсәрләренә үтеп керњен тәэмин итү, прокатта Россия киносының өлешен арттыру максатларында эшләнгән.
Программаның тљп шартлары әле дә үзгәрмәгән һәм элеккечә кала. Бер кинозалга 5 млн. сумга кадәр акча кире кайтарылмый торган нигездә бирелә. Акча кинозаллар өчен җиһазлар сатып алуга, транспортлауга һәм урнаштыруга тотылырга мөмкин (экран, проектор һәм башкалар), ләкин ремонт яки төзелеш өчен түгел. Алмашка өч ел дәвамында кинотеатр яртысыннан да ким булмаган өлешен Россия киноларын күрсәтергә тиеш. Әлеге программада кинотеатрлар бөтенләй булмаган торак пунктлардан кергән гаризалар өстенлек ала. Шулай ук фонд киләчәктә кинозалдагы урыннар санына да игътибар итә — мәйданчыкныћ 100 дән артык кеше сыйдырышлы булуы мљџим.
Әлеге программа нигезендә 2017 елның 19 декабрендә Урмай авылында «Урмай» дип исемләнгән кинозал ачылган иде. Инде бу истәлекле вакыйга да ике ел үтеп китте.
«Яңа ачылган кинозал республика шәһәрләрендә урнашкан заллардан бер дә калышмый, анда фильмнарны карау һәм кинодан ләззәт алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл җирлегендә яшәүчеләр күрше-тирә шәһәр халкыннан ким түгел, шуңа да без тиз арада 3D фильмнар карау мөмкинлеге булган зал булдыруга бөтен көчне куйдык. Мәдәният йортының залы тулысынча үзгәртелеп, заманчалаштырылды. Без моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтле», — ди Урмай мәдәният йорты мөдире Хасият кызы Илсөяр Зиатдинова.
Кинозалның сыйдырышлыгы – 311 кеше. Россия кинопрокатында чыккан киноларның барысын да «Урмай» кинозалында күрсәтеп баралар.
Кинотеатрга йөрүчеләр саны ел фасылыннан киләдер, мөгаен. Җәй айларында халык азрак йөрсә (авыл җирлекләрендә җәен эш күп) башка вакытта йөрүчеләр саны шактый. Аеруча озын ялларда, балалар каникулларында зал тула дип әйтеп тә була. Кинопрокатка килгән өр-яңа кино көненә өч мәртәбә күрсәтелергә тиеш, шулай итеп көненә башка фильмнар белән 6-7 сеанс чыга. Билет бәясе дә шәһәрнекеләргә караганда түбәнрәк. Беренче атнада күрсәтелгән кино бәясе — 150 сум булса, икенче атнасында ул инде 130 сумга төшә. Балалар өчен кинолар беренче атнада 110 сум, икенче атнада 100 сумга кала.
Аеруча өстенлек патриотик темаларга кагылышлы киноларга бирелә.
Бүгенге көндә алда торган мөһим бурычларның берсе — тормышка әзер, њз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Әлеге юнәлештә кинотеатрлар зур урын алып тора.
— Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтте. Кызганычка каршы, заманча балалар сугыш турында бик аз беләләр, шуңа күрә хәрби фильмнар аларны Россия тарихы белән таныштыруның идеаль ысулы булып тора. Моннан тыш, мондый фильмнар игелеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтәләр, патриотизм рухын тәрбияли һәм кешенең хәтта иң түбән булмаган шартларда да кеше булып калырга тиешлеген күрсәтә. Ел башыннан «Спасти Ленинград» дигән кино күрсәттек. Аннан соң «Т-34», «Коридор бессмертия», «Собибор» кинолары прокатка чыкты. Әлеге фильмнарның барысы да кешедә патриотик рух тәрбияли, — диде мәдәният йорты мөдире.
Кинозал администраторы Таһир кызы Ринә Юмакова.