Суббота, 20 апреля

Мин синең белән горурланам

Мин синең белән горурланам

 

Бөек Ватан сугышы турында безнең буын кинофильмнардан, китаплардан, дәреслекләрдән укып кына белә.   Авыр сугыш елларында катнашкан туганнарыћ турында без үзебезнең гаилә архивларыннан, гаилә тарихларыннан, хикәяләрдән  укып беләбез.

Бервакыт мин бабам янында булганда, мин очраклы рәвештә кызыклы шкатулочка күрдем. Нәрсә соң анда? Аны ачып карагач, анда орден һәм медальләр күрдем. Бабам, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында күптән сөйләргә теләвен әйтте. Мин үземә бик кадерле кеше язмышы турында белдем.

Минем бабам, Төхвәтуллов Бәдертдин Садретдин улы 1918 елның 15 июнендә Чувашия АССРның Батыр районы Чкалово авылында туа. Бабамның гаиләсе бик дус була, гаиләдә күп бала тәрбияләнә: җиде бала үсә. Гаиләдә һәр баланың үз бурычы була. Балалар бер-бер артлы үсәләр, олыгаялар. Тик, кинәт, гадәти тормыш ритмы бозыла.

1941 елның 22 июнендә Германия Советлар берлегенә каршы сугыш башлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Төхвәтуллов Бәдертдин Садретдин улы фронтта сугыша, Көнбатыш, Үзәк Брянск,  2 нче һәм 1 нче Белоруссия, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтларында катнашкан; автоматчы.  Брянщиннан Берлинга кадәр 1323 нче укчы полкы 415 нче Мозыр укчы дивизиясе составында үтә.

1944 елның 8 февралендә Гомель өлкәсенең Павловка авылы янында   ротаның яралы командирын коткарып,  10нан артык гитлерчыны юк итә. 1944 елның 7 мартындагы 415-нче укчы дивизиясе командиры боерыгы белән красноармеец Төхвәтуллов Бәдертдин Садретдин улы 3 нче дәрәҗә Дан ордены (54433нче номеры) белән бүләкләнә.

Минем бабамның әтисе үз балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына сугыш турында сирәк сөйли иде. Бабам истәлекләреннән: «Бер-бер артлы пулялар, снарядлар очты. Бәлки, узып китәчәк. Тик пулялар, снаряд кыйпылчыклары эләкмичә үтеп китми.    Кинәт разведка урман артында дошманның зур кљче бар икәнен белгертте. Моны белеп алгач, без бер бистәдә, урман янында засаданы оештырдык. Анда без 2-3 кљн тордык. Көтмәгәндә немец артиллериясе утны ачты, Михайловканы уратып алырга җыенган иде, тукталмыйча безгә бомбалар яудырды. Алар хәтта безгә утны ачарга ирек бирмәделәр. Ул вакытта без позицияне үзгәртергә булдык. Винтовкаларны алгач, миномет янындагы күршедәге йортка яралыларны күчердек. Йорт зур иде: ике яктан ике зур бүлмә, уртада зур озын коридор. Мин үземнең рус иптәшем белән каравылга урнаштым. Немецлар һаман да безгә һөкем итте. Кинәт снарядларның берсе яралылар яткан йортның бер ахырына эләкте. Түбә  ишелде һәм аларны күмде. Солдат минем кулны эләктереп алды:

— Тукта, абый, кая барасың? Ә каравылда кем торачак? Шулай итеп ул мине туктатты.  Кинәт тавыш ишетелде. Карасак, снаряд төшкән. Мин егылдым, аннары тордым һәм снаряд кыйпылчыклары каравылда торган иптәшемнең аягына эләгүен күрдем. Аның аяклары канда иде. Мин аңа ярдәм итәргә генә барган идем, тагын шартлау булды…».

Ә менә аның хатыннан өзек: «…Мин иптәшләремнең ничек үлгәнен күрдем. Мин тормышны яратам, яшисем килә, әмма фронт, нәкъ менә яшисең, яшисең дә һәм кинәт пуля яки кыйпылчык синең тормышыңа нокта куя. Әмма миңа үләргә язса, мин геройларча һәлак булыр идем».

1945 елның гыйнварыннан Кљнчыгыш Пруссия һәм Польшада совет гаскәрләренең һөҗүм итүе башлана. Алар фронт үзәгендә Висланы үтеп, Варшаваны азат итәләр, Одерда плацдармнар яулап алалар.

Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Чувашия АССРның Батыр районыннан фронтка 8377 кеше киткән. Шуларның 6034  кире әйләнеп кайтмаган. Ә минем бабам, Төхфәтуллов Бәдертдин Садретдин улы герой булып кайткан!

Сугыш вакытында бабам  ике тапкыр үлем белән очраша, књп кенә яхшы дуслар аның фронт юлында очрый, сугышта катнашкан һәр кеше Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте; минем бабам күпме кеше гомерен саклап калган. Мин аның белән горурланам.

Ул чын Герой!

Ватаныбызны сакларга барлык көчләрен биргән чын гражданнары исемнәре тарихта мәңге калачак. Без үз тамырларыбызны белергә һәм истә тотарга тиеш.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *