Бөек Ватан сугышының зәхмәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмаганга күрә, бу истәлекле көн дәүләтебез тарихында иң түрдәге урынны алып тора. Әлеге канкойгыч еллар 27 миллион солдатның гомерен өзә, һәм аларның шактые мөселманнардан була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Ватанны сою – иманнандыр”, — дип әйткән.
Әнә шул сәбәпле олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габдрахман Рәсүлев, Россиянең мөфтие буларак, 1942 елда түбәндәге эчтәлекле фәтвә чыгара:
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәйһи-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярченнәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез.
Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бљтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүлүлла саллаһү галәйһи вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз.
Рәсүлевнең әлеге фәтвасы, Советлар Союзында яшәүче барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Мөрәҗәгать “Труд” газетында басылып чыгу мөселманнарның туплануына зур этәргеч ясый. Дин кардәшләребез Кызыл Армиянең җиңүенә әнә шулай итеп үз өлешләрен кертә.
Эзәрлекләүләргә, репрессияләргә карамастан, совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Гитлер СССРда яшәүче мљселманнарның хәленнән яхшы хәбардар була һәм аларның ризасызлыкларын советка каршы пропагандада кулланырга планлаштыра. Әмма Гитлерның өметләре тормышка ашмый. Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә күренмәгән ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!
Сугыш чорында стратегик корылмалар кљнчыгыш автоном республикаларга күчерелә. Объектлар белән бергә СССРның үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән меңләгән качаклар күченә. Татар, үзбәк, кыргыз гаиләләре эвакуациягә эләккән русларны, украиннарны үз яннарына сыендыралар.
Союздаш республикалар сугышның беренче көннәрендә армия ихтыяҗлары өчен акча җыялар. Халыктан җыелган акчага 1942нче елны 2 меңнән артык сугыш очкычы, 8 су асты көймәсе, ун меңнәрчә миномет ясала. Болар барысы да мөселманнарның үз Ватаннарына тугрылыгын дәлилли!