Мин үзем, Зәйдуллина Зилә, сугыш тәмамлангач туган өченче буын вәкиле. Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләрдән укып, кинофильмнардан күреп, әбиләрем истәлегеннән ишетеп кенә беләм. Минем Г2линә әбием (әтиемнең әнисе) һәм әнием Зәйдуллина (Галәветдинова) Гелфия Әсфәндияр кызы Батыр районы Шыгырдан авылында туып үскәннәр. Әнием мәктәптә укыган вакытта, аларны тарих фәненнән Ахсянов Әнвәр абый дигән укытучы укыткан. Ул укучылардан ел саен сугыш һәм тыл ветераннарыныћ Ватан сугышы чоры истәлеклђрен яздырып алдыра торган булган. Әнием әбисе Шәрәфетдин кызы Хәдичә Абдрахманованың истәлекләрен язып алган булган. Хәдичә әбием мин туасы елны (2001ел) якты дөньядан китеп бара. 1990нчы елда язылган хатирәләр дәфтәре әлегәчә саклана бездә. Инде саргаеп беткән дәфтәр битләрендә сугыш китергән ачлык, ялангачлык, авырлыклар тасвирлана.
«Сугыш башланганда мин тугызынчы сыйныфны тәмамлаган идем, -дип башлап китә сүзен Хадичә әбием. – Ул вакытларда уку әсбаплары да юк иде. Дәфтәрләрне кибеттә азык-төлек чорный торган кәгазьдән ясый идек. Җәйге каникулларда колхозда эшли идек. 1941 елны сентябрь аенда да эшләдек. Колхоздагы књп ирләрне сугышка алдылар. Комбайнда да эшләдем, ике кыз эшли идек. Көндез кырда булсак, төнлә молотилкада иген суктык. Өстебездә күлмәк, алъяпкыч, яулык, аякта – чабата. Урак өстендә кырда куна идек. Ат җигеп ура торган машина бар иде. Кул белән дә урдык, кәлтә бәйләдек.
Мәктәптә унынчы сыйныфны озак укып торырга насыйп булмады, ноябрьнең 20сендә окоп казырга Алатыр ягына алып киттеләр. Тугызынчы сыйныф укучылары да, укытучылар да барды окоп казырга. Кемнәрнең әниләре барды, аларныћ балаларын алып бармадылар.
Кыш бик салкын булды. Өстемдә бабайның сырган чалбары, бишмәт, аягымда өч кат йон оекбаш, әтинең чабатасы. Билне чабата кәркеше белән буган, кулда бияләй. Көне буе кырда, урман, елга буйларында эшлибез. Кыш салкын иде дигән идем, учак ягып җылына идек. Җир дә әзрәк җылынгандыр. Туң җирне лом, балта белән казыдык. Окопның эчен агач буралардан ясадылар. Агачларны ирләр урманнан ат белән ташып бурадылар. Налиба Минхаятенең ире агач төшеп үлде шунда. Күп ирләрне окоп казыган җирдән үк фронтка да алып киттеләр. Без окоп казыганда, Мәскәү шәһәре өчен дәһшәтле сугышлар барган, сугыш безнең якларга да җитә дип торганнар. Боларны соћыннан гына белдек, ң ул чакта норманы тутырырга, туң җирне казырга кирәк иде.
Авылга 1942 елның 20 гыйнварында гына кайттык. Мәктәптә укуымны дәвам иттем. Уку елы ахырына кадәр бик күп сыйныфташ малайларны сугышка алып киттеләр, укытучы ирләрне дә. Ул елны уку елы 31 майда тәмамланды, шул исәптән чыгаралыш имтиханнары да.
Райфага эшкә урнаштым. Җәй көннәрендә колхозда эшли идем. Кич белән молотилкада иген суга идек. Әти-әни дә, сеңелем Әминә дә колхозда эшләде. Атларның күбесен сугышка алып бетерделәр, сыер җигеп эшләдек. Кышның озын төннәрендә сугыштагы солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. Сугыш елларында, сугыштан соң да 10-12 яшьлек кызлар-малайлар да колхозда эшли иде. Авырлык авылда калган карт-корыга да, хатын-кызларга да, балалар җилкәсенә дә бик књп тљште.
Сугыш елларында сыер кешеләрне ач үлемнән алып калды, сыерлы кеше — ризыклы кеше иде ул.
Сугыш беткәнне Батырга эшкә барганда ишеттем. Ул вакытта районны Батырга күчергәннәр иде инде. 1945 елның 9 май көне кояшлы, җылы көн иде. Көлештек тә, елаштык та», –дип тәмамлый Хадичә әбием хатирәләрен.
Ләкин моның белән генә бетми әле язмыш сынаулары. Ялгызы гына бала үстерүләр, бердән-бер кызы белән киявен җирләү, ятим калган биш оныгын үстереп кеше итүләр алда була әле. Сугыш елларындагы хезмәте өчен Хадичә әбием “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш башланганда дүрт яшендә булган Гөлинә әбием бала булуга карамастан,аның күңелендә дә сугыш еллары уелып калган. Ул әтисен бик аз хәтерли. Әбиемнең ңтисе – Мөдир, әнисе – Мәрьямбану Салиховлар. Бабам Мөдир керәшче, сабан туе батыры булган. Чаңгыда да оста йөргән. Балаларга белем биргән. Укытучы булып књрше Әлебаш авылында эшләгән. Бабайны сугыш башлангач, сугышка җибәрергә ашыкмыйлар. Чөнки тылда да ныклы кадрлар кирәк була. Ул сугышка җибәрүләрен сорап, район хәрби комиссарларына берничә тапкыр гариза белән бара. Озак та њтми, бабамның үтенечен канәгатьләндерәләр. Өендә хатыны өч баласын күкрәгенә кысып аны фронтка озатып кала. Араларында өчпочмаклы хатлар йљри башлый. Беренче хатларын ятлап бетерә Мәрьямбану. Совет солдатлары алларына куйган бурычны њти барып берничә авылны азат итә. Шундый сугышларның берсендә бабам каты яраланып госпитальгә эләгә.
Аны-моны уйламый, әбием, ире янына ќыенып юлга чыгып китә.
Юлда төрле авырлыклар күреп гопитальгә килеп җитә. Ләкин кызганычка каршы, аларга күрешергә насыйп булмый. Әбием килгәндә бабам инде яңадан фронтка җибәрелгән була. Әбием мең бәлалар белән авылга кайтып егыла. Бабамны Псков өлкәсенә сугышка җибәрәләр. Шуннан озак вакыт бабамнан хатлар килми. Әбиемнең кайнатасы Сәгъди мулла бу вакытта исән була әле. Әбием кайнатасыннан ире турында тљш юрату өчен иреннән калган түбәтәйне алып керә. Икенче кљнне Сәгъди мулла Мәрьям әбиемә ире Мөдир турында төш юрый. Ул төшендә улын түбәтәй кигән килеш суда, көймәдә мәчеткә таба йөзеп баруын күрә. Килененә: “Мөдир шәхит киткән, тиздән үлгән хәбәре килер» – ди. Чынлап та, озакламый иренећ батырлача һәлак булуы турында кара пичәтле кђгазь килеп тљшђ. Бу вакытта Мљдир бабама 38 яшь кенә була әле. Ул Псков өлкәсенең Себежский районы Чайки авылында 1944 елның 10 мартында һәлак була.
Ә әбием Мәрьямбану гомере буе яраткан иренә тугры кала. Ул колхозда њз сыерын җигеп иген уңышы җыйган, урак белән иген урган, токта иген эшендә күп көч куйганы өчен “За доблестный и самоотверженный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годы” медале белән бүләкләнә. Өч баласына да тљпле белем бирә. Өлкән улы Памир- укытучы, кызы Гөлинә — гомере буе Чичкан авылында шәфкать туташы, акушер булып эшләде. Кљче улы Наил дә гомерен укытучылык һәнәренә багышлады. Әбием оныкларын да тәрбияләшергә булыша. Килене Халидә белән уртак тел табып, дус, матур гомер кичерделәр. Хәзерге көндә Мәрьямбану әбием мәрхүмә инде. Бу язмам алар рухына дога булып ирешсен, каберләре нур белән тулсын иде.
Сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның именлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каџарманнар безнең күңелләрдә һичкайчан онытылмас!