Суббота, 27 апреля

Һәйкәл ачылды

Һәйкәл ачылды

12 июнь конне Татар Тимәше авылында Бөек Ватан  сугышында һәлак булган сугышчыларга багышланган истәлекле стела ачу тантанасы үтте.

Тантана Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Чарада Батыр район администрациясе башлыгының беренче урынбасары — финанс бүлеге башлыгы Светлана Чернова, Батыр районы депутатлары җыелышы рәисе урынбасары Петр Перепелкин, Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Батыр районы Иҗтимагый советы әгъзасы Мансур Хайбуллов, Тойси авыл җирлеге башлыгы урынбасары Алена Мальцева, мөхтәрәм кунаклар,  Татар Тимәш авылы халкы, район мәктәпләре укучылары катнашты.

Авыл халкы акчасына һәм агросәнәгать комплексы ветераны Тәлгать Шакуров инициативасы белән сугышчылар истәлегенә истәлекле урын булдырылды.

Татар Тимәше авылыннан 148 кеше фронтта сугыша, бары тик 74 кенә кире әйләнеп кайта. Бүгенгесе көндә инде исәннәрдән беркем дә калмаган.

«Һәр авыл җирлегенең истәлекле урыннары бар, алар тарихи әһәмияткә ия. Бу урын безнең барыбыз өчен дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен иң кадерле һәм истәлекле урын булачак, без Бљек Ватан сугышының дәһшәтле елларында илне дошманнан сакларга киткән, үз гомерләрен биреп кайтмаган якташларыбызны кадерләп сакларга тиешбез. Бу хәтер әлеге һәйкәлдә, гранит плитәләрендә, сугышчылар фамилиясендә», — дип ассызыклады Светлана Чернова үзенең чыгышында.

 Проектны гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен, Татар Тимәше авылында яшәүчеләрнең күптәнге хыялларын тормышка ашырырга ярдәм иткән инициаторларга һәм меценатларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлеге чарага бик књп авылдашлар җыелган иде. Яңа Чабаксардан кайткан Сафиннар гаиләсе дә авыл халкына ясаган олы бүләк љчен Батыр администрациясенә,  Тойси авыл җирлегенә олы рәхмәтен җиткерә.

«Авылдашларыбыз төрле җирләргә таралсалар да, һәрдаим авылга кайтып йөрибез. Авыл халкыбыз бик тәртипле, эшчәннәр, укымышлылар, авылыбыз бик матур, без авылыбызны нык яратабыз. Сугыш батырларына баш иябез. Алдагы көннәрдә дә тынычлык булсын иде», — диде Гөлинә Сафина.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *