Четверг, 18 апреля

Батыр үзе үлсә дә, даны үлми

Батыр үзе үлсә дә, даны үлми

 

Туган илебезне саклаучыларны без һәрвакыт истә тотырга тиеш. Берзаман минем янга Кайнлык авылында туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче Шарафутдинова Зәлидә мөрәҗәгать итте. Ул үзенең бабасы, Шарафутдинов Гадельян Шарафутдинов турында сорашты. Туганнарга аның 1942 елда хәбәрсез югалганы турында белгерткәннәр һәм аның турында башка мәгълүмат юк.

Бүгенгесе көндә солдатлар язмышы турында без оборона министрлыгы архивыннан эзләп табабыз. Эзләнү эшләре башлагач, архивта озак вакыт актарынырга туры килде. Шулай итеп мин 1900 елда туган Гадельян Шарафутдинов язмышын эзләп таптым.

1942 елның 5 ноябрендә 18784 номерлы кыр почтасы аша  ул өенә хат яза. Монда ул үзенең тормышы турында яза, өйгә исән-сау әйләнеп кайтачагына ышана.  Гадельян Шарафутдинов 642нче стрелковый полкның 200 стрелковый дивизиясендә хезмәт итә. 1943 елның 16 декабрендә Калинин (Псков) өлкәсенең Пустошкинский районы, Кривые Озерки авылыннан 200 метр ераклыкта тигезсез көрәштә  якташыбыз батырларча һәлак була.

 Күкләребез аяз, тормышыбыз ямьле, илебез тыныч. Без, һәммәбез Туган илебезне яратабыз, аның безгә тынычлык китергән батырлары белән горурланабыз. 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *