Илебез халкын тагын кыска эш атнасы көтә. Анысында өч кенә көн түгел, ә дүрт көн ял итәчәкбез. Бу хакта Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын рәттән дүрт көн ял көтә. Ягъни 8, 9, 10 һәм 11 мартта ял итәчәкбез.