Суббота, 20 апреля

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр «Халык театры» — даими труппалы һәм тулыканлы репертуарлы үзешчән театр. «Халык театры» исеме иң көчле профессиональ булмаган коллективларга бирелә, әгәр дә аларның спектакльләр һәм чыгышлар ясарга шартлары булса. Халык театрлары Рәсәйдә XIX гасыр уртасында пәйда булалар. СССРда 1959 елдан башлап рәсми статус һәм финанслау алалар.

Чувашия Республикасында халык исемен йөртүче Бикшик халык театры санала. «Халык» театры исеме театрга 1985 елда бирелә. 1965 елдан бирле театр мөстәкыйль коллектив булып эшли. Беренче режиссер һәм театры оештыручы булып Чувашия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хамдеев Тәфкил Халиулла улы (05.05.1942-25.10.2002). Ул театр белән 1965 елдан алып 2002 елга кадәр җитәкчелек итә. 2002 елдан бирле театр җитәкчәсе — Салахова Дания Мерсәит кызы.

Параллель рәвештә «Бөек әкиятчеләр» балалар төркеме эшли, анда 20-25 балалар һәм яшүсмерләр йөри.

Барлык спектакльләр дә югары профессиональ дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Халык театрының өлкән составы спектакльләре татар телендә куела, балалар театр студиясе репертуарына рус, татар, чуаш телләрендә куелган спектакльләр керә. Дебют чыгышларыннан соң ел саен якындагы татар авылларына һәм Батыр, Шомыршы һәм Комсомол районнарына гастрольләр үткәрелә.

Театр коллективы Раил Садриев җитәкчелегендәге Буа дәүләт драма театры коллективы белән тыгыз элемтәдә тора.

Коллективның иҗади казанышлары һәм гастроль эшчәнлеге.

Хезмәт эшчәнлеге дәверендә коллектив күп кенә бүләкләргә лаек булды, шул исәптән:

1985 ел — Совет халкының 1941-1045 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенә 40 ел тулуга багышланган Бөтенсоюз үзешчән сәнгать смотры барышында Совет драматургиясе әсәрләрен актив пропагандалаган өчен СССР Язучылар берлеге идарәсе секретариаты дипломы;

1987 елда — икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале барышында Совет драматургиясе әсәрләрен актив пропагандалаган өчен СССР Язучылар берлеге идарәсе секретариаты дипломы.

1989 ел — III Бөтенсоюз халык иҗаты фестиваленең II дәрәҗә дипломы;

2006 ел – «Без Бөек талантлар! «Нәүрүз килә» спектаклен куйган өчен» фольклор формалары театрлары «номинациясендә»;

2013 ел – коллективта катнашучы Талия Земдиханова «Һәрвакыт театр» һәвәскәр театрлар республика фестиваль-конкурсының «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Катаргаз каравыл» («Караул спасите») спектаклендә Сәмәдия ролен башкарган өчен лауреат дипломына лаек булды»);

2014 ел — «Юмах çăлкуçĕ» («Әкияти фейерверк») Республика балалар-яшүсмерләр театр иҗаты фестиваленең Г. Камал пьесасы буенча куелган «Беренче театр» спектакле өчен «милли традицияләрне саклау» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы»;

2014 елда — коллективта катнашучылар Адилә Сәгъдеева һәм Диана Вахитова «Юмах çăлкуçĕ» («әкияти фейерверк») балалар-яшүсмерләр театр иҗаты республика фестиваленең «эпизодик рольне иң яхшы башкаручы» (яшүсмерләр составы) номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булдылар);

2015 ел — коллективта катнашучы Айгөл Чебенова 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңү Салюты» Республика халык иҗаты фестивале кысаларында «Иң яхшы дебют» номинациясендә (балалар-яшүсмерләр составы) «Аулак өй» спектаклендә Бибиҗамал ролен башкарган өчен II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды»;

2015 ел – Дамир Мануров «Җиңү Салюты «Республика халык иҗаты фестивале кысаларында «Аулак өй» спектаклендә егет ролен башкарган өчен үткәрелгән «Мухтав ахрăмĕ» («Эхо Победы») республика театр һәм драма коллективларының III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды»;

2015 ел — режиссер Дания Салахова, Гельнара Алимова, Миләүшә Пелеева «Иң яхшы режиссерлык эше» номинациясендә «Мухтав ахрăм» («Эхо Победы») театр һәм драма коллективларының III республика фестивале дипломына лаек булдылар.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *