Вторник, 16 апреля

Фәтхи Бурнаш — республикабыз мирасы

Фәтхи Бурнаш — республикабыз мирасы

Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 гыйнварында Сембер губернасы Буа өязе (Чувашстан АССРның Батыр районы) Бикшик авылында мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне ул авылда ала, 1907 елда аны әтисе Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Фәтхелислам укырлык акча эшләү максаты белән җәйләрен казакъ далаларында балалар укыта, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып төрле эшләрдә йөри. 1916 елда ул «Мөхәммәдия»дән китеп, рус телендә дүрт класс гимназия программасы күләмендә үзлегеннән әзерләнеп имтихан тота.

Мәдрәсәдә укыганда ул «Сәйяр» труппасы артистларына рольләр күчерергә булыша, пьесалар тәрҗемә итә һәм үзе дә шигырьләр, драма әсәрләре яза башлый. 1917 елгы февраль революциясе көннәрендә ул журналист-әдип була. Шул елның маенда армиягә алынып ул Сембер шәһәрендә пехота полкында хезмәт итә, аннары Буа, Сембер шәһәрләрендә укытучы, шәкертләр җәмгыятендә секретарь булып эшли. Шушы елларда атаклы «Яшь йөрәкләр» һәм «Таһир-Зөһрә» дигән сәхнә әсәрләрен яза.

Гражданнар сугышы елларында Ф.Бурнаш совет матбугаты органнарында эшли. 1919 елда ул Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә. 1920 — 1924 елларда Ф. Бурнаш Казанда Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталарында редактор була, «Кызыл Байрак» газетасын, «Чаян» һәм «Безнең юл» журналларын оештыруда катнаша, ачларга ярдәм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенә җитәкчелек итә. 1924 — 1928 елларда ул партиянең Казан шәһәр, Суконный бистә (хәзерге Бауман районы) комитетларында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, «Экономик тормыш» нәшрияте вәкиле, эшче матбугаты секциясе председателе, Татар дәүләт академия театры директоры булып эшли. Бу елларда ул күп санлы сәхнә әсәрләре, шигырьләр, либреттолар, публицистик әсәрләр яза, тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә.

«Яңалиф» журналының 1929 елгы 12 һәм 15 нче саннарында Фәтхи Бурнашның бөтен иҗат эшчәнлеген колачлаган «Сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре» дигән күләмле мәкалә басылып чыга (авторы – Фатих Сәйфи-Казанлы). Шул ук вакытта башка матбугат басмаларында да әдипне ачы тәнкыйтьләп язган материаллар күренә башлый. 1930 елның 17 июнендә Бурнашны, «уң тайпылышта, буржуаз милләтчелектә» гаепләп, партиядән чыгаралар. ВКП(б)ның Үзәк Контроль комиссиясенә апелляция язып, шул елның көзендә үк партия сафына кире кайтарылуына ирешсә дә, «солтангалиевче» ярлыгы аның исеменә мәңгелеккә ябышып кала.

1942 елның 12 гыйнварында «тоткын Бурнашев», саксызлык күрсәтеп, тоткын Свиридовның котелоктагы ашын түгеп җибәрә, ике арада низаг туа, болар янына башка тоткыннар йөгереп килә. Арада Ильенков та була. Шул ук көнне әдип отряд җитәкчесе урынбасарына «Ильенков белән Свиридов мине кыйнады» дигән эчтәлекле мөрәҗәгать тоттыра. Ләкин ул кәгазьнең могҗизалы рәвештә эзе югала. Аның урынына әллә кайдан гына 1941 елның 24 сентябрендә үк Ильенков тарафыннан язылган үзгә «документ» «йөзеп» чыга һәм «эш» папкасына теркәлә: анда Бурнашның «сугыш шартларында советка каршы коткы сүзләр таратуы» «фаш ителә».

Нәтиҗәдә, Махсус киңәшмә 1942 елның 15 июль утырышында язучыны атарга хөкем итә. «Карар алдан ул билгеләп куелган була инде. Гаепләү нәтиҗәсен раслаган кешеләр аны болай формалаштырып куялар: «Гаепләнүче Бурнашевка карата иң югары җәза чарасы – ату куллануны тиеш табабыз».

Хәзер Фәтхи Бурнашның соңгы елларын каплап торган кара пәрдә алып ташланды. Ләкин сораулар тагын да кала әле. Бурнаш кебек кеше лагерьда да, төрмәдә дә язмыйча кала алмас, һич югында, аның кыска-кыска шигырьләре булырга тиеш. Кайда алар?

Бүген шунысы ачык: Ф.Бурнаш беркайчан да ханнар, сарайлар шагыйре булмады, ул бөтен иҗатын аларга түгел, ә туган халкына багышлады. Халкыннан күпме генә аерырга тырышсалар да, ул аңа кире әйләнеп кайтты. Бүген кат-кат басыла торган әсәрләре, күптомлы китаплары, сәхнәләрдә уйнала торган пьесалары, дәреслекләргә кергән шигырьләре булып әйләнеп кайтты ул…».

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *