Пятница, 19 апреля

Мэнге онытылмас

Мэнге онытылмас

Комотов Садртдин Настрдин улы (1923 – 1966). 1942 елда Комсомол район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына, рядовой. “За боевые заслуги” дигән медаль белән бүләкләнгән.

Ялаков Шәйхи Хаким улы (13.03.1912-25.03.1993). Урмай авылында туган. Рядовой. Беренче дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән.

Гайнутдинов Әкрәм Зартдин улы (1923-1985), рядовой. 1942 елның март аенда Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Шәхси батырлыгы турында бүләкләү кәгазендә язылган: «Рядовой Гайнутдинов Әкрәм Зартдин улы үзен кыю һәм тугры итеп күрсәтә. Хәрби солдатлар алга барсын өчен күперләр төзи һәм юллар төзәтә. Вильнюс шәһәрендә Әкрәм Гайнутдинов минер булып хезмәт итә. Йорт эчләрендә миналарны яраксызландыра». Әкрәм Гайнутдинов “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *