Суббота, 20 апреля

179 мәктәп спорт залы капиталь ремонтланачак

179 мәктәп спорт залы капиталь ремонтланачак

Чувашия Республикасының Мәгариф һәм яшьләр политикасы министры Сергей Кудряшов хәбәр иткәнчә, 2018 елда 82 гомуми белем бирү оешмасында 347,4 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелгән.

Агымдагы елда 98 мәгариф объектын капиталь ремонтлау љчен 612,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчага 29 мәктәптә спорт залларын, 50% тан артык тузган 18 гомуми белем бирү оешмасы бинасын, 16 ведомство карамагындагы оешманы, 8 мәктәп бинасын, бер уку корпусын, 23 балалар бакчасы бинасын, 3 балалар лагерен яңарту планлаштырыла.

Киләсе 2020 елда «Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы белән һәм республика Башлыгы Михаил Игнатьев ярдәме белән 2014 елда башланган мәктәп спорт залларына капиталь ремонт эшләрен тәмамлау планлаштырыла, дип билгеләп үтелде. 2014-2018 елларда 149,8 млн. сумга 150 спорт залы ремонтланган. «Барлык  мәктәпләрдә дә укучыларның заманча спорт залларында уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнүләре мөһим», — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

Яңа балалар бакчалары тљзелеше нәтиҗәсендә 2012 елдан башлап 2017 елга кадәр өч яшьтән зуррак балалар бакчаларына чират тулысынча бетерелде.

2018-2019 елларда балалар чиратын киметү өчен 16 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, шул исәптән Чабаксар шәһәрендә 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, Комсомол, Чабаксар, Цивильск районнарында һәм Канаш шәһәрендә берәр балалар бакчасы, Яңа Чабаксар шәһәрендә ике балалар бакчасы тљзњ каралган. Объектларны тапшыру срогы – 2019 ел.

Михаил Игнатьев мәгариф өлкәсенә һәм милли проектларны гамәлгә ашыруга зур акчалар бүлеп бирелүен билгеләп үтте.

«Объектлар файдалануга вакытында тапшырылырга тиеш. Яңа елга без балалар бакчаларында 3150 урын булдырырга тиеш. Бу-милли проект чаралары», — дип ассызыклады ул.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *